Алия Карачуринаның әбисе 90 яшьлек юбилеен биеп уздырган — видео
«Нәнәйне биетергә курайчы чакырттык», — дип сөйләде җырчы «Интертат»ка.
«Әтиемнең әнисе — Рәшидә әбиемә шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул Башкортстанның Чишмә районы Калмаш авылында яши. Юбилейга бөтен туганнар җыелышып кайттык. Нәнәйне биетергә, шулай ук миңа җырлаганда кушылып уйнарга курайчы чакырттык», — дип сөйләде җырчы «Интертат”ка.
Рәшидә апа биегән видеоны Ришат Төхвәтуллинның инстаграмдагы рәсми фан-аккаунтына урнаштырганнар. Инстачылар да, шат күңелле әбигә карап, соклануларын яшермәгәннәр. Аңа, туган көне белән тәбрикләп, матур котлау сүзләре яудырганнар.
«Йөз яшькәчә шулай сәламәт булыгыз, куанып яшәгез»;
«Бәхетле картлыклар телибез»;
«Һәммәбезгә дә менә шулай шатланып яшәргә язсын!», — дип комментарийлар калдырган алар.