Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачуринадан яхшы җырчы чыгачакка халык ышанмый

"Аңа Гөлназ Асаевага кадәр бик ерак әле", дип яза кешеләр.

news_top_970_100
Алия Карачуринадан яхшы җырчы чыгачакка халык ышанмый

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева үзенең шәкерте – яшь җырчы Алия Карачуринаның яңа җыр өйрәнгәнен видеога төшереп, инстаграм битенә урнаштырган.

“Яңа җыр өйрәнәбез”, - дип язып куйган Венера Ганиева.

Әмма Алия Карачуринаның кулын күкрәк өлешенә куеп җырлаганын күргәч, кайбер кешеләр аңа дәгъва белдергән: “Мескен”, “Сулышың җитми бит, ник маташасың интегеп, көчәнәсең бит”, “Аңа Гөлназ Асаевага кадәр бик ерак әле”, “Неужели шушы кыздан профессиональ җырчы ясый алырсыз икән?”, - дигәннәр. 

Венера Ганиева исә: “Нишләп мескен булсын, искиткеч талантлы шәкертем. Яңа әсәрне өйрәнү җиңел түгел, аннары барысы да җайлана ул”, - дип җавап биргән. 

Венера Әхәтовнага да кушылып, үз фикерен язып калдыручылар бар: “Һәрбер нәрсәдән гаеп табып, рәхәт табып утыручылар әле дә аз бу дөньяда. Алия бик матур җырлый, игътибар итсәгез, яңа җыр өйрәнәләр дигән бит”, “Көнләшү сәламәтлекне бетерә, беркайчан да көнләшмәгез”, “Молодец, Алия! Казанган кайтып өлгермәгән, укуга керешкән!”, “Яратам да инде Алиянең җырлавын, афәрин!”, “Молодец! Алия быел моңлы җырлары белән безне таң калдырды. Венера Ганиевага да зур рәхмәт!”, “Җырлауны “килегә салып, ярма төю” дип беләсезме әллә? Менә дигән җырчы булачак Алия!”

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100