Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин белән клубта танышканын сөйләгән

Җырчы Алия Карачурина инстаграм сторисларында сәхифәсен карап баручыларның сорауларына җавап биргән. 

news_top_970_100
Алия Карачурина Ришат Төхвәтуллин белән клубта танышканын сөйләгән
Абдул Фархан

Инстаграм дуслары Алиядән көндәлек киемнәрне каян алуын, сәхнә һәм иҗаттан тыш нәрсәләр белән кызыксынуын сорашканнар. Шулай ук укучыларын җырчының Ришат Төхвәтуллин белән кайда танышуы кызыксындырган.

«Ничек кенә сәер яңгырамасын, әмма без Ришат белән клубта таныштык. Ваһапов фестиваленнән соң яхшрырак аралаша башладык. Аннан мин аның төркеменә килдем», — дип язган Алия.

Алиядән: «Бәбиләрне кайчан планлаштырасыз?» — дип тә сораганнар.

«Кияүгә чыгу белән үк», — дип җавап язган җырчы.

Шулай ук Алиягә инстаграмда сирәк күренәсең дип кисәтү ясаганнар, яраткан җырчыларын инстаграм лентасында ешрак күрәселәре килүне әйтеп сөендергәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100