Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Исрафиловага Закир Шаһбан: «Сиңа үгезнең алгы боты, без арткы ботын алабыз...»

Алия Исрафилова Закир Шаһбан концертларында җырлап йөри бит инде. Менә сиңа мә, тамашадан соң җырчылар ит бүлешә башлаган икән… дип уйлый күрмәгез.

news_top_970_100
Алия Исрафиловага Закир Шаһбан: «Сиңа үгезнең алгы боты, без арткы ботын алабыз...»
Алия Исрафилованың ВКонтакте битеннән

«Бүген эштән кайтканда, дефолт-мазар була калса, артистлар нишләп бетәр икән дип уйлап барган идем. Хәмдүнә апа, мәрхүмә, заманында колхозларда концерт куйганда, акча белән бергә фәлән хәтле ит яисә ничәдер капчык бәрәңге дә алып кайтканнары турында сөйләгәне искә төште. Без Закир абый Шаһбан белән эшлибез бит инде. Шундый бартер заманы әйләнеп кайтса, күз алдына китердем, имеш, Закир абый мине концертка чакырганда: «Алия, Мөслимдә концерт сөйләштем, сиңа үгезнең алгы боты, без арткы ботын алабыз, син ризамы?» — дип сорый. Яисә, Зөлфәт Зиннуров банкетта эшләргә чакырганда: «Өч түшкә каз һәм ун тавык итенә барасыңмы?»

Өйгә кайтып, компьютерны кабызган идем, Матбугат.руда «Илсөя Бәдретдиновага карабодай һәм шикәр бүләк иткәннәр» дигән язма килеп чыкты…

Татар юрап китерә, ди. Әллә ниләр уйлап йөрмик әле», — дип язган Алия Вконтакте челтәрендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100