Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Исрафилова уйланырга мәҗбүр итәрлек мәсьәләләрне күтәргән

news_top_970_100
Алия Исрафилова уйланырга мәҗбүр итәрлек мәсьәләләрне күтәргән
Фото: Алия Исрафилованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы, мөгаллимә Алия Исрафилова социаль челтәрләрдә еш кына нинди дә булса темага карата саллы гына уй-фикерләре белән уртаклаша, улы Сәлим турында яза, үзе белән булган хәлләр турында сөйли.

«Сәлимнең һәм сыйныфташларының брендларга исе китми. Шуңа ул танылган брендның кайбер хәрефләре генә булган аяк киеме алды. Малайлар – малайлар бит инде, икенче аяк киемнәрен өйгә алып кайтырга тиеш булсалар да, ул аларны мәктәптә калдырып йөрде. Яңа ел каникулларыннан соң мәктәпкә баргач, аяк киемен тапмады. Барып эзләп, тавыш күтәреп йөрмәдек, кибеткә барып, яңа кроссовки алып бирдек тә, бетте-китте.

Күптән түгел Сәлим кроссовкиларының табылуын әйтте. Кечерәк сыйныфтагы малай мәктәптән соң, кайтканда, урамда уйнап йөргән һәм кроссовкиларын югалткан. Мәктәпкә килгәч, Сәлимнекен алып кигән. Сәлим үз аяк киемен анда күреп алган. Теге малай үзе белән булган хәлне сөйләп биргән. Әниләренә үзенең аяк киемен югалтканын әйтергә курка икән, чөнки алар – кыйммәтле брендлы.

Сәлим, аның хәленә кереп, «бүләк итәм, миңа яңа аяк киеме алдылар инде» дигәч, теге малай бик куанган икән. Шулай итеп, кемдер үзенең малаена «текә» аяк киеме кидердем дип куанып йөри, ә чынлыкта, малае мәктәп коридарында гади кроссовкида җилдертә һәм аңа барыбер», – дип язган ул.

«Бүген Сәлимне мәктәпкә илттем дә, инде өйгә кайтып җиткәндә, юл буенда олы яшьтәге бабай белән әбине күреп алдым. Әби ак шәлен бәйләгән, таякка таянып басып тора. Бабай терерәк, үтеп киткән машиналарга кул болгый, такси туктата.

Туктап кайда барганнарын сорарга булдым. Ерак түгел икән, 2-3 тукталыш арасы поликлиникага баралар. Тик, ул якка туры бара торган автобус юк шул. Ә карт кешегә җәяү барулары бик авыр, бу карлы тайгак юлларда бигрәк хәтәр. Утыртып киттем мин бу карчык белән картны. И-и-и, юл буе рәхмәтләр укып бардылар инде, җаныйлар. Үз әби-бабайларымны сагынып бардым, берсе дә исән түгел инде. Шундый моңсу да, рәхәт тә булып китте күңелгә. Көне буе хисләнеп йөрермен, ахрысы.

Сөйләшүләреннән үз балалары, оныклары да бар, дип аңладым. Аларның үз эшләре, мәшәкатьләре күптер. Беләләр микән аларда нинди зур хәзинә барлыгын?» – дип, бик күп кешене уйланырга мәҗбүр иткән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100