Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Исрафилова: «Татар киносында иң яратмаган нәрсәм...»

news_top_970_100
Алия Исрафилова: «Татар киносында иң яратмаган нәрсәм...»
социаль челтәрләр

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелгән «Без — 41нче ел балалары» дигән нәфис фильм турындагы фикерләре белән җырчы, журналист Алия Исрафилова телеграм каналында бүлешкән. 

«Дөресен әйтим, сугыш еллары турындагы киноларны каравы миңа бик авыр. Тамакка төер килеп тыгыла, күзләр яшьләнә. ДНКларыбызга үрелеп кергән бу сугыш күренешләрен экраннардан карап утырулар минем җаным өчен газап. Шулай да, ул темада артык реализмга кереп китмәгән сәнгать әсәрләренә зур хөрмәт белән карыйм. 

«Без – 41нче ел балалары» фильмына чакыру алгач, мин аны Мөхәммәт Мәһдиев әсәре белән берничек тә бәйләмәдем, дөресен генә әйткәндә. Ул бит драматик әсәр түгел. Ләкин кино башланып китүгә, Мөхәммәт Мәһдиев әсәре нигезендә төшерелүен аңлап алдым. Сценарий ягыннан, әдәби әсәрдән ерак та китмичә, шул ук вакытта өзек-өзек күренешләрнең бербөтен кино әсәренә җыелуы гаҗәп иде. Кино бер сулышта каралды.

Нәрсәсе үзенчәлекле? Теләсә нинди сценарий нигезендә конфликт, каршылык ятарга тиеш. Ә монда ул юк. Монда, гомумән, тискәре геройлар юк иде. Чынлыкта, ул бар. Тирәнрәк уйласаң, төп тискәре герой монда ачлык, сугыш икәне аңлашыла. Ләкин ул күз алдында ярылып ята торган персонаж образында сурәтләнмәгән. Без аның барлыгын ниндидер фразалар, яисә тынлык, юклык аша гына сиземли алабыз. 

Актёрлар... Татар киносында еш кына очрый торган иң яратмаган нәрсәм - ул актерларның театр сәхнәсе белән кинематограф таләпләрен аера алмаулары. Театрдагы уйнау алымнарын кинога өстерәүләре. Монда андый кимчелек сизелмәде. Әллә актёрлар чынлап та талантлы, әллә режиссер үз таләпләрен дөрес һәм аңлаешлы итеп куя белгән, әллә бу шартлар икесе бергә туры килгән. Чөнки һәр кадр, һәр күренеш бик табигый һәм тәэсирле иде. 

Соңыннан фикер алышу вакытында фильмның бюджеты бары дүрт миллион сум икәнен белдем. Кино өчен бу көлке сумма. Әмма караган вакытта аның бюджеты турында искә дә алмадым. Кемгәдер геройларның сугыш заманнары өчен артык ыспай киенгән булулары ошап бетмәгән. Һаман да шул үзәк өзгеч реализмга тартмакчы: мескенлек, ачлык, ялангачлык, чарасызлык. Ә мин, киресенчә, бу юлы режиссер белән килешәм. Сугыш турындагы кинолар барысы да үлем һәм кара кайгы белән сугарылып ятарга тиеш дигән сүз түгел. 

Бу кино Украинадагы махсус операция турында әле ишетелмәгән вакытта төшерелә башлаган. Ләкин анда бүгенге вәзгыятьтә күпләребезне борчыган төп сорауга җавап табып була кебек. «Нишләргә, без нишли алабыз?» - дигән сорауга «яшәргә» дигән җавап ярылып ята», – дип яза Алия. 

«Супер фикер, молодец, Алия! Тулаем килешәм»», – дип хуплаган аны җырчы Айгөл Бариева. Шулай ук укучылары Алия Исрафиловага Мостай Кәрим әсәре нигезендә төшерелгән «Сестренка» фильмын карарга тәкъдим иткәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100