Алия Исрафилова: «Милли бәйрәмебезне акча санамыйча, кеше тикшермичә уздырып җибәрик»

Җырчы Алия Исрафилова еш кына бәхәс чыганагы булып торган «Сабантуйларга артистлар кирәкме, юкмы?» дигән сорауга үз фикерен белдергән. Бу хакта язарга аны интернет киңлекләрендә очраган бер комментарий этәргән.
Анда бер ханым Теләче Сабан туена чакырылган җырчыны тәнкыйтьли. «Сабантуйга кайткан җырчылар «культура», «тәрбия», «мәгънә» төшенчәләрен һәм Сабантуйны карарга килгән кешеләрнең яшь үзенчәлекләрен онытмасыннар иде. Теләче Сабантуендагы җырчыдан җыр ишетмәдем, бары тик акыру, – ди ул. – Ә Саба районына килгән Рәсим Низамов, Зөлфәт Зиннуров, Алия Исрафилова, Зәринә Хәсәншиналарда зәвык та, моң да бар», – дип мактый Люция ханым.
«Дус кызым бу скриншотны җибәрде дә, күңел үсенеп китте, бик зур рәхмәт, Люция ханымга, иҗатыбызны югары бәяләгән өчен.
Шушы язманың комментарийләрен кереп укыган идем, күп кеше: «Кирәкми ул артистлар, үз үзешчәннәребез алардан да яхшы булдыра», яисә: «Артистларга акча түләгәнче, ул акчага юллар ясасыннар лучшы!» – диючеләр дә бар…
Бу – мәңгелек бәхәс инде, җәмәгать. Кемдер «үз үзешчәннәребез туйдырды инде, ел саен бер үк күлмәктән, бер үк җырларын сыптыралар, кала әртисләрен күрәселәребез килә» ди.
Бүген дә менә районнарыбызда Сабан туйлары гөрли. Болай да, җәебез бик кыска, кеше тикшермичә, акча санамыйча, рәхәтләнеп бер үзебезчә, милли бәйрәмебезне уздырып җибәрик!
Бәхәс куптаручы түгел, берләштерүче бәйрәм булсын.
Мин үзем дә, һәр елны, «быел эшләмәм, мәйданда тәмле әйберләр ашап кына, килгән әртисләрне карап, гаиләм белән ял итеп кенә уздырырмын» дип уйлыйм. Аннары, берәве шалтырата, «әйдә эшлибез» дип, аннары икенчесе шалтырата – күңел кытыклана башлый. Группадашым һәм гаилә дустыбыз Зөлфәт язгач, «ярар, бер генә Сабан туенда эшлим дә и все» дип карар кылам.
Берсе булган җирдә икенчесе дә булып куя инде.
Шулай итеп, быел Зөлфәт Зиннуров белән Кукмарада, Чишмәбаш авылында һәм Арча районының Яңа Кырлай авылында булачакбыз. Анда безгә шат булучылар да булыр, «боларны чакырганчы, юлларны ясасыннар иде» диючеләр дә булыр. Әмма мин, шәхсән, һәрберегезне күрергә шат булачакмын. Бәйрәм булсын, бергә булсын, дуслар», – дип яза Алия.