Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Исрафилова Илдар Низамов турында: «Илдар абыйдан имтиханнарда бик курка идек»

Тел галиме Илдар Низамов кичә 85 яшендә арабыздан китте. Илдар Низамов җырчы Алия Исрафилованың да яраткан остазы булган.

news_top_970_100
Алия Исрафилова Илдар Низамов турында: «Илдар абыйдан имтиханнарда бик курка идек»
https://www.instagram.com/auliyamin/

Җырчы Алия Исрафилова мәрхүм Илдар Низамов турындагы истәлекләрен инстаграмга язган.

«Менә тагын бер кайгылы хәбәр: мөгаллимебез, профессор Илдар абый Низамов үлеп киткән.

Университетта укыганда, Илдар абый Низамов иң таләпчән мөгаллимнәрнең берсе иде. Бик курка идек имтиханнар вакытында. Шулай булса да, бик хөрмәт итә идек, үз итә идек үзен. Фәндә кырыс булса, тормышта бик йомшак кеше иде Илдар абый. Аның турында «иде» дип сөйләшү бик авыр.

Телебезнең бөтен нечкәлекләрен белүче, тел сагында торучы бик зур галим иде ул. Бик зур югалту.

Пандемиягә кадәр кызлар белән җыйнаулашып, Илдар абый белән күрешергә дип, авылына кайтып килгән идек. Илдар абый инде бик картайган булса да, көр иде. Үз бабаема кайткан кебек булды. Ул очрашудан соңгы хис-кичерешләр әле дә күңелне җылытып тора иде. Дөресрәге, хәзер инде андый очрашу кабатланмаячагын аңлаудан ул хисләр бер моң булып калды. Әле ярый кайтканбыз, нинди зур үкенеч булыр иде!

Рухы тыныч, урыны җәннәттә булсын, без иң изге догада», — дип язган ул.

Алия Исрафилова сәхифәсенә бик җылы видео да урнаштырган. Анда әле егетләр кебек көр күңелле, шаян Илдар абый бакчасында үскән виноградны җыеп, кунакларын сыйлый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100