Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Исрафилова: «Хезмәт хакына йогынтысы булмаган Рәхмәт хаты - чүп»

Җырчы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, төрле сыннарга исе китмәве хакында язган.

news_top_970_100
Алия Исрафилова: «Хезмәт хакына йогынтысы булмаган Рәхмәт хаты - чүп»
https://www.instagram.com/auliyamin/

Җырчы Алия Исрафилова Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары, төрле сыннарга карата үз фикерен язган.

«Инстаграмда язылучыларың күпме? 2 мең генә… Җырчы өчен азрак… Ә Алтын барс сының бармы? Юк? Аңлашылды», дип язган аңа берәү.

«Аның аңлавынча, мин блогер да, җырчы да булып бетә алмаганмын. Ярый әле, мин үземә башкача бәя бирәм, юкса, төшенкелеккә бирелергә дә озак түгел. Бу бәяне миңа 50 яшендә кайсыдыр министрның секретарь-ярдәмчесе урынбасары булып эшләүче биргән. Ул мине яшерен аккаунттан күзәткән.

Мин төрле конкурс, ярыш һәм олимпиадаларда күп катнаштым. Әмма бүләкләүгә сирәк бара идем, җиңгән очракта да. Миңа бу кызык түгел. Менә күптән түгел каядыр ниндидер өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар. Ул рамкага алынган, имза куелган һәм мөһер сугылган. Аны кая элеп куярга икәнен дә белмим. Мин үз казанышларын җыеп, аларга сокланып утыра торган кеше түгел. Мин хәрәкәт, процесстан тәм табам. Ничек бәяләнүе кызык түгел.

Бу грамоталар, тимер сыннар, медальләр алар кемдер өчен бик мөһимдер, кемдер аларга карап үз бәясен күтәрәдер. Минем өчен бу кәгазьләр хезмәт хакына йогынты ясамый икән, алар чүп. Ә икенче яктан, аларны бит тырышып ясаганнар, минем фамилиямне дә хатасыз язганнар. Ташларга да кызганыч, тузан да җыеп ята. Шулай итеп, карават астындагы тартмада яталар. Картайгач, бәлки оныкларыма күрсәтермен. Ул вакытта Инстаграм булырмы икән? Бәлки шунда куярмын», — дип язган Алия.

Алиянең виртуаль дуслары «Ул грамоталарны шул кызыксынучы белгечкә бүләк ит», «Андый урынбасар урынбасарларын блокка куй», дип киңәш иткән.

«Аңа чит кеше казанышлары кирәкми. Аның башкалар исәбенә, үз бәясен күтәрәсе килә», дип җавап биргән җырчы.

«Алия, син иҗатның, тормышның тәмен тоеп кына яшисең. Артыгы китсә, ул авыр хезмәткә әверелә», — дип комментарий калдырган тугры тамашачысы.

«Әйе, булганы белән бик канәгать. Әкренләп, тырышып эшләгәндә, барысына да ирешеп була», дип җавап язган Алия.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

- А сколько у тебя подписчиков? Всего-то, две тысячи? Ммм... ну, для певицы маловато. А #алтынбарс есть? Нет? Ммм, понятно... Понятно, что я, в его понимании, #недоблогер и #недопевица ?‍♀️ Хорошо, что у меня все хорошо с самооценкой, а то так недолго и в депрессию впасть? #почемуменяниктонелюбит #менянеценят? Оценку, кстати, давал человек, который работал в свои 50 лет замомсекретаряпомощникакакоготоминистра (#достижение ) а наблюдал за мной со скрытой странички (#эксперт ☝️). На самом деле, я довольно много участвовала во всяких конкурсах, соревнованиях и олимпиадах. Но очень редко приходила на награждения, независимо от того выйграла я или нет. Мне это было не интересно. Вот недавно вручили благодарственное письмо за какой-то там вклад во что-то. Оно в рамочке, с подписями и печатями. Ума не приложу, куда его вешать или убрать. Я не из тех, кто сооружает иконостас из собственных достижений и любуется им каждый день. Я наслаждаюсь движением, процессом происходящего. А кто это оценит и как, мне вообще не интересно. И все эти грамоты, пластиковые и жестяные фигурки, медальки - они для кого-то, возможно, очень важны, возможно, у кого-то, глядя на них, повышается сомооценка. Но для меня, если эти бумажки не влияют на мою зарплату, то это просто мусор?‍♀️ С другой стороны, их ведь, старались, делали, даже фамилию мою красиво без ошибок написали. И выкинуть жалко и пыль собирают. Так и лежат в коробках под кроватью. Может, #картайгач? внукам покажу, пущу скупую слезу об ушедшей молодости? Вот интересно, к тому времени еще будет #инстаграм ? Может, туда выставлю? #спасибозавнимание #Казань #Татарстан #всехлюблю #вселюбятменя #сарказмирую #достижения #ктомолодецямолодец #татарскаяэстрада #татарэстрадасы жгет соңгы арада?

Публикация от Алия Исрафилова (@auliyamin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100