Җырчы Алия Исрафилова үзенең Телеграм-каналында татар концертларыннан соң күзәтелә торган ямьсез күренеш турында язган.
«Соңгы арада концертларга тамашачы буларак ешладым әле. Чакырган җиргә барырга кирәк, дип, хәйран гына матур кичәләрдә булып кайттым. Ләкин, барган саен, беләсезме нәрсә мине шаккатыра – гардероб!
Әле генә, янәсе, интеллигент булып кыландырып йөргән абыйлар-апайлар, мөхтәрәм әфәнделәр һәм ханымнар, кай арада кыргый көтүгә әйләнеп куя ул, концерт бетеп, шул гардеробка килгәндә? Бигрәк тә ирләр, чиратсыз кереп, хатын-кызларны терсәкләре белән этә-төртә, өске киемнәрен алырга ыргыла. Аннары җиңүче кыяфәте белән, кәкрәйгән галстук, билдән чыккан күлмәкләре белән, курткаларын эскәмиягә чыгарып салалар. Чираттагы ханымнар да, шул вакытта, хатын-кыз башлары белән, шул ирләргә әллә нинди ямьсез сүзләр әйтеп акыра башлыйлар. Ә ул ир кызу канлы берәр псих булып, башларына кундырса?
Ә гардеробта эшләүче олы апаларга ничек акырганнарын күрсәгез! Ул апайлар, болай да йөгереп кенә йөриләр, концерт карарга килгән «интеллигентлар» тагын да чаптырта: «Нәрсә катып калдың, тизрәк селкен! Күпме көтәргә була инде?!»
Театр гардеробында, үзегез дә беләсез, олы яшьтәге апалар эшли, яшьләр кебек тиз йөри алмыйлардыр, зиһеннәре дә чуалып китәдер, өсләренә кычкырып торганда, бигрәк тә. Югыйсә, бер мизгелгә генә, номероктагы саннарны карар өчен генә туктап калалар, шуның өчен дә чираттагы тамашачылар ямьсезләнеп җикеренә башлыйлар.
Бу гардероб маҗаралары турында моңарчы да, сатирик хикәяләр дә, ачулы комментарийлар да язылганы бар инде. Мин бу теманы беренче булып ачучы кеше түгел. Шулай да, язарга булдым әле.
Мин, үземчә, бу хәлне ничек итеп булдырмаска мөмкин микән, дип фикерләп тә караган идем. Мисал өчен, аэропорт яисә стадионнарда, чират юнәлешен махсус чикләүләр белән урап, сызып куялар. Ләкин, театрда, матур фойе урынына, шундый рәшәткәләр арасында йөрсәк, бер дә рәхәт түгел. Театр бинасын архитекторлар, монда мәдәнияткә гашыйк, югары зәвыклы кешеләр йөрер, дигән мантыйктан чыгып төзегәннәр булса кирәк. Гардеробта «мәдәният сөючеләр» «Спарта бәрелешләре» оештырырлар, дип белгән булсалар, театр гардероблары, бәлки, башка төрле итеп ясалган булыр иде...
Белмим, җәмәгать. Бик ямьсез күренеш бу. Мин моңарчы, театр бинасында киемен алып өлгермичә, төнгелеккә кунып калган кешеләрне күргәнем юк иде әле. Автобустан кала, такси хезмәте дә эшләп тора. Ул хәтле кеше кыяфәтен югалтырлык куркыныч хәлдә калмыйсыздыр бит, гардеробтан киемегезне ипләп кенә, 10-15 минутка соңрак калып алсагыз?» – дип сорау бирә җырчы тамашачыга.