Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Исрафилова «чиста мәхәббәт» эзләүчеләрне тәнкыйтьли

news_top_970_100
Алия Исрафилова «чиста мәхәббәт» эзләүчеләрне тәнкыйтьли
Фото: Алия Исрафилованың шәхси аккаунтыннан

Җырчы, журналист Алия Исрафилова социаль челтәрләрдә еш кына нинди дә булса темага карата саллы гына уй-фикерләре белән уртаклаша.

Бу юлы ул, ничек кенә сәер яңгырамасын, дөньядан ваз кичкән бай кешеләр турында ВКонтакте сәхифәсендә фикер йөрткән. Чынлап та, беренче карашка бөтен нәрсәләре җитеш булып тоелган кайбер кешеләрнең тормышта гамьнәре, күңелләрендә тынычлыклары булмый шул...

«Күптән түгел, бер дустым бер бик бай, бик хәлле кеше белән булган әңгәмәсе турында сөйләде. Имеш, бу кешегә тормышның кызыгы беткән: күрәсен күргән, тоткан, ашаган, дөнья гизгән. Бөтен җирдә шул берүк кеше, бөтенесенә дә шул бер акча кирәк, янәсе. Хәтта, якыннары да анардан бары тик акча гына көтә икән.

Гадәттә, ир-атларның яшь һәм чибәр хатын-кызлар белән әңгәмәсе шул бер үк оригиналь булмаган сценарий буенча бара: бөтенесенә дә миннән бары тик акча гына кирәк, әмма син бит андый түгел, син икенче төрле, башкаларга охшамаган, фәлән-фәсмәтән. Һәм тәҗрибәсе булмаган, беркатлы яшь кызлар, шул сүзләргә алданып, ул чынлап та андый түгел, акча аны кызыксындырмый икәнен тырыша-тырыша исбатлый башлый. Ир-атка шул гына кирәк тә. Акча да тузмый, рәхәтләнеп, бушка гына яшь хатын-кыз игътибары белән кулланалар. Бу инде манипуляциянең бер төре. Кырыкка җиткәндәрәк, чамалый башлыйсың инде «чиста мәхәббәт» эзләүчеләрнең төп максатын.

Ләкин инде чынлап та, кемдер дөньядан ваз кичеп, тормыш ямен күрми башлаган икән һәм бар кеше дә бары тик аның акчасы белән генә кызыксына, дип уйлый икән, мин анардан: «Ә акчадан кала син нәрсә бирергә әзер соң?» – дип сорар идем.

Байлык бик рәхәт нәрсә кебек тоелса да, байлар да елый бит. Шулай да, мин дә баеп: «Хикмәт акчада түгел!» – дип йөрисем килә.

Ә бит, туганнарың, якыннарың белән тирән һәм ихлас мөнәсәбәттә булу – бик күп көч, зирәклек һәм сабырлык таләп итә. Кайбер кешеләр, моңа вакытларын һәм көчләрен жәлләп, акча биреп кенә котылмакчы булалар. Барыгыз, янәсе, барасы җирегезгә, нәрсә телисез, алыгыз, мине генә борчылмагыз. Тора бара, якыннары инде аннан акчадан башка нәрсә көтми дә башлый. Һәм алар үзләре дә, тора-бара, акчадан башка берни дә бирә алмаслык, алдым-бирдем принцибы белән яшәүче, буш кешегә әверелә.

Шуңа күрә, бу дөньядан туйган, хәлле кешеләрнең «кешеләргә миннән акча гына кирәк», дигән сүзләре астында, бик еш кына, минем акчадан башка бүлешер нәрсәм юк дигән мәгънә ята кебек миңа. Сезгә ничектер», – дип язган Алия ВКонтакте сәхифәсендә.

Ә сез ничек уйлыйсыз, Алиянең сүзләрендә хаклык бармы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100