Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Исрафилова: «Чайлдфри пропагандасы аналарны кимсетү хисабына алып барыла»

КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучысы, җырчы Алия Исрафилова чайлдфри кануны турындагы фикерләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Алия Исрафилова: «Чайлдфри пропагандасы аналарны кимсетү хисабына алып барыла»

Чайлдфри, ягъни балаларсыз яшәү теләген пропагандалауга каршы закон чыгуы турында ишеткәнсездер инде. Чынлап та, «үзеңне ярат», «үзең өчен яшә» лозунглары астында үскән кысыр буын белән ерак китеп булмавын аңлый башладылармы, башка без белмәгән сәбәпләр бармы – белмим. Ләкин җәмгыятьтә балалы хатын-кыз һәм гомумән, аналарга карата мөнәсәбәт бик начар икәнен мин сизә идем. Балалы хатын-кыз – эшмәкәрләр өчен дә уңайсыз ул: я декретка китеп бара, аннары ай саен я баласы чирли, я ата-аналар җыелышына сорап китә, тагын, эш урыныннан китү өчен, баласы белән бәйле мең төрле сәбәп табыла, тулы хезмәткәр түгел инде. Җәмгыятьтә дә уңайсыз ул балалы хатын-кыз: баласы өчен махсус шартлар тудыр, балалары шаулый, комачаулый, мәшәкать тудыра. Интернетка гына кереп карагыз әле сез, балалы хатын-кызга карата нинди генә ямьсез сүзләр әйтеп бетермиләр.

Минем улым укырга өйрәнеп, Интернетка керүгә, #яжмать сүзен өйрәнеп куйган иде. Чөнки яшьләр утырган социаль челтәрләрдә, кечкенә балалы хатын-кызларны кимсетеп, шул ямьсез #яжмать хештегы белән куелган «көлкеле» видеолар тулып ята. Кечкенәдән, шундый видеолар аша, җәмгыятьтә Ана кешегә карата шундый түбән мөнәсәбәт күреп үскән бала-чага, үскәч, ана булу теләге белән янып тормаячагы көн кебек ачык.

Чайлдфри пропагандасына каршы закон инициативасы гына кертелгән әле, эчтәлеген күргән юк. Әмма, гомумән алганда, мин бу законга каршы булмас идем, чөнки күп очракта, ул пропаганда аналарны һәм, гомумән, традицион культурабызны кимсетү хисабына алып барыла. Бу, әлбәттә, бик күпкырлы сорау. Кыска гына постта ачып бетерә торган түгел. Ләкин, төп фикеремне җиткердем бугай.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100