news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар күченергә җыена

news_top
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар күченергә җыена
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырлы гаилә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар күченергә җыена. Алар яңа фатир сатып алган. Бу хакта Алия сторисларында, язылучыларының сорауларына җавап биргәндә әйтте. Алия сүзләренчә, алар зуррак фатирга күченергә ниятлиләр. Әлегә вакытта артитстларның яңа фатирында ремонт бара.

Кайбер язылучылары Алиядән ремонтның кайбер элементларын күрсәтүен дә үтенгәннәр.

«Ремонт процессында проекттагы кайбер нечкәлекләрне үзгәртү теләге туды. Шуңа күрә әлегә берни дә күрсәтәсем килми. Аллаһ боерса, ремонт төгәлләнеп, күченүгә үк, әкренләп барысын да күрсәтә башлармын», – дигән ул.

Алия белән Ришат, күченү белән үк уллары Алимны балалар бакчасына бирергә уйлауларын да әйткәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 23 март 2026
    Исемсез
    Иҗат әһелләре я Австралиягә, я АКШка күченү модада бит. Котым калмады, әллә болар да океан артына күченәме дип. Берүк безне борчуга сала күрмәгез инде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар