news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә сөенеч

news_top
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә сөенеч
Фото социаль челтәрдән алынды

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга – аларның уллары Алимга 1 яшь тулган.

«Алимның беренче туган көне! Бәйрәмең белән, улым! Вакыт ничек тиз үтә. Син үзең әле кечкенә, шул ук вакытта зур, инде күп нәрсәләр эшли беләсең.

Бала әле кечкенә чакта ләззәт алырга кирәк икәнлеген үзең әти-әни булгач кына аңлыйсың. Барысы да вакытлыча – йокысыз төннәр дә, теш чыгулар да, сабыйны ашатканнан соң аш бүлмәсендәге тәртипсезлек тә, көнгә 20 ыштан юулар да. Барысы да вакытлыча. Үскәнен сизми дә калырбыз.

Син безнең улыбыз булуың белән чиксез бәхетлебез. Улым, без сине бик яратабыз! Сәламәт, бәхетле бул! Ак юллар сиңа!» – дип яза Алия социаль челтәрләрдә.

Төхвәтуллиннар, Ришатның гастрольләре Башкортстанда булу сәбәпле, Алимның туган көнен Карамалы-Гобәйдә бәйрәм иткәннәр.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 12 апрель 2025
    Исемсез
    Әлим әтисенә охшаганмы, әнисенәме дип карасам, баланың йөзен күрсәтмәгәннәр, күз тиюдән сакланалардыр. Бәхетле булсыннар.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар