Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алия Фәйзрахманова: «Сәфәрова борчылып, «Мега»ны да яптыртып куймаса ярый инде»

Берничә айга сузылган үзизоляция чорыннан соң янәдән сәүдә үзәкләре ачылды. Актриса Алия Фәйзрахманова «Мега» сәүдә үзәгенә барып, күзәтү ясап кайткан.

news_top_970_100
Алия Фәйзрахманова: «Сәфәрова борчылып, «Мега»ны да яптыртып куймаса ярый инде»
Алия Фәйзрахманованың Инстаграм аккаунтыннан

Алия Фәйзрахманова кием киеп карау бүлмәсенә һәм кассага булган зур чиратларны фотога төшереп куйган. Кеше күп булу сәбәпле, үзенә күлмәк тә ала алмыйча, кайтып китүе хакында хәбәр итә ул. «Сәфәрова, кешелек дөньясы өчен борчылып, «Мега» сәүдә үзәген дә яптыртып куймаса ярый инде», — дип язган ул. 

Хәтерләсәгез, Гөлназ Сәфәрова үзенең Инстаграм битендә пандемия вакытында Лаеш районының пляжында халыкның күп йөрүе өчен борчылып, кирәкле чаралар күрүләрен сораган иде. Шуннан соң пляж ябылды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100