Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алия авырлы вакытта мәтрүшкәләр эзләтте»: Ришат Төхвәтуллин бер җырының тарихын сөйләде

news_top_970_100
«Алия авырлы вакытта мәтрүшкәләр эзләтте»: Ришат Төхвәтуллин бер җырының тарихын сөйләде

Ришат Төхвәтуллин хатыны Алия Карачурина авырлы вакытта мәтрүшкәләр эзләткән. Бу турыда ул Балык Бистәсе районының Яңа Сала авында булган зур open air концертта сөйләде.

«Хатын-кызлар авырлы вакытта ирләренә төрле нәрсәләр эзләтәләр. Алия миннән мәтрүшкәләр сорады», – дип сөйләде Ришат. Мәтрүшкә һәрбер татар кешесенең йортында булырга тиешле тәмләткеч кебек тоелса да, кыш көне бу үләнне эзләп табуы җиңел булмый җырчыга. Танышлардан белешә торгач, мәтрүшкәләр Пермь якларында табыла. Бу вакыйгадан соң Ришат Төхвәтуллин мәтрүшкәләр турында җыр яза. «Алия хәзер яңа «Мерседес» сорый. «Мерседес» турында җыр чыгарасы булыр», — дип шаяртты җырчы. Әлеге җырны тамашачылар да ишетте.

Җырчы сәхнәгә кичке 10нардан соң гына чыкты. Аңа кадәр концертта Раяз Фасыйхов, Зәринә Хәсәншина, Илдус Садыков, «Ямьле» төркеме һәм башкалар чыгыш ясады. Концертны Айрат Ильясов алып барды.

Концерт Яңа Сала авылында икенче ел үткәрелә. Оештыручыларның берсе – яшь җырчы, шушы авыл егете Искәндәр Вәлиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100