Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алинәне кемдер үтергән». Югалган кызның туганнары ярдәм сорый

news_top_970_100

Самарада һәлак булган 16 яшьлек кыз баланың туганнары Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Самарада 16 яшьлек Алинә Б. мәетен югалганнан соң берничә көн узгач табалар. Әбисе аның үлеме криминал характерда дип саный. Ул Бастрыкинга хат язган.

«Россия Тикшерү комитеты рәисенә Самара өлкәсендә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Ул 16 яшьлек оныгының үлем сәбәпләрен ачыклауда ярдәм сорый. Тикшерүнең тулы булмавын күрсәтә, кызны үтергәннәр, дип фаразлый», – дигәннәр ведомствода.

Бастрыкин Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Алексей Колбасиннан доклад сораган.

16 яшьлек Алинә 2024 елның 1 февралендә югала. Ул музыка мәктәбенә дип чыгып китә. Бераздан туганнары хәбәр язып, расписание үзгәрүен, үзе эшкә китүен әйтә. Ләкин кыз эшенә килми. Соңгы тапкыр аны Иделгә төшә торган урында күрәләр.

Кызны берничә көн эзлиләр. Аннары «үтерү» маддәсе буенча эш ачыла. Туганнары, Алинә исән килеш табылыр, дип өметләнә. Ләкин 11 февральдә Алинәнең мәетен карда, юллар һәм сукмаклардан читтә табалар. Аны снегоходта йөрергә чыккан ир-ат очраклы рәвештә генә күреп ала. Янында паспорты һәм көчле хәмер шешәсе ята. Мәеттә көч кулланып үтерү билгеләре ачыкланмый. Хокук саклаучылар аны «өшеп үлгән» дип фаразлый.

Ләкин Алинәнең туганнары, криминал бар, дип саный. Имеш, аны урлаганнар, эчерткәннәр һәм үтергәннәр. Әбисе, оныгы белән олы кеше булгандыр, ди. Кызга ирләрнекенә охшаган күзлек кидергәннәр. Әби кеше, мәетне дә ул урынга китереп ташлаганнар, дип уйлый.

«Анда гел снегоходлар һәм урманчылар йөри. Алинәдә кызыл куртка иде. Ничек инде 10 көн буена ак карда кызыл куртканы күрүче булмаган?» – дип аптырый ул.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 март 2024
    Исемсез
    Эбисе дорес эйтэ, эйбэтлэп тикшерсеннэр. Бигрэк жайлы эшлилэр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100