Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитованың кызыл мини-шорты киеп төшкән фотосына шикләнеп караганнар

news_top_970_100
Алинә Заһитованың кызыл мини-шорты киеп төшкән фотосына шикләнеп караганнар
Фото: © Алинә Заһитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова Парижга сәфәреннән яңа фотолар күрсәтте. Ул аларны Телеграм-каналына куйган.

Заһитова кызыл мини-шортыдан һәм озын җиңле кыскартылган кофтадан фотога төшкән. Ул тасмалы кара туфли һәм ярым үтә күренмәле кара гольфы кигән. Спортчы кыз образны кечкенә кара сумка белән тулыландырган.

lenta.ru язганча, спортчының тормышын күзәтеп баручылар Заһитованың тышкы кыяфәтен кабул итмәгән. Кайбер язылучылары 22 яшьлек фигуристканың ябыгуын сәламәтлегенә бәйле дип уйлый, шулай ук аны пластик операция ясаткан дип тә шикләнәләр.

Элегрәк Заһитова имиджын кискен үзгәрткән иде. Ул чәчен шәмәхә төскә буяды һәм «челка»сын кисте. Кайбер кулланучылар спортчының яңа образын тәнкыйтьләде, җавап итеп, ул аларны блоклады.

Заһитова – Россия тарихында дөнья фигуралы шуу буенча барлык титулларны яулаган бердәнбер ялгыз спортчы. Ул 2018 елгы Олимпия чемпионы, Дөнья һәм Европа чемпионы, шулай ук Гран-при финалы җиңүчесе булды. 2019 елда фигуристка карьерасын тәмамлады, телевидение алып баручысы эшенә һәм шоуда катнашуга игътибарын юнәлтте.

Фото: © Алинә Заһитованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 28 апрель 2025
    Исемсез
    Нык ябыккан
  • 27 апрель 2025
    Исемсез
    Абауууу, карарга куркыныч. Анорексия башланган кебек бу.
  • 27 апрель 2025
    Исемсез
    Үзе түгелдер ул, шундый матур кыз ,ничек алай булган?
  • 27 апрель 2025
    Исемсез
    Чишендергәч әллә ничек, карарга оялам.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100