Алинә Заһитова Евгения Медведева белән дуслашуы турында: «Беренче адым ясау авыр»
Фигуралы шуучы Алинә Заһитова Евгения Медведева белән дуслашу тарихын сөйләде һәм бу хәлдә аның әтисе, танылган хоккей тренеры Илназ Заһитовның хәлиткеч роль уйнавын аңлатты. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Алинә сүзләренчә, Женя белән дусларча мөнәсәбәтләрне яңарту иницаторы нәкъ менә әтисе була. Алинә якынаюга озак вакыт карышкан, беренче адым ясарга кирәк булудан эчке уңайсызлык тойган. Әмма тирә-юнендә позитив даирәнең мөһим булуы аңа каршылыкларны җиңәргә булыша, һәм ул дустына очрашырга үзе тәкъдим итә.
«Женя Медведева белән ситуацияне алыйк. Мин аны синең белән генә сөйләштем, бу теманы әни белән дә, әби белән дә күтәрмәдем. Женя белән безгә мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәклеге турында син гел әйттең. Мин дә кире бит, миңа беренче адым ясау авыр. Әмма мин ызгышырга һәм токсик тирәлектә булырга яратмыйм.
Син миңа «тискәре мөнәсәбәтләр тискәре контекст тудыра, дус булып яшәү яхшырак» дип аңлаттың. Ахырда, күпмедер вакыттан, мин үзем бу адымга килдем һәм беренче булып Женяга: «Әйдә, очрашыйк», – дип яздым. Минем бу карар көтелмәгән булмады. Мин моңа озак килдем. Һәм монда миңа син дә булыштың», – дип сөйләгән Алинә Заһитова Marie Claire журналына.
Алинәнең әтисе Илназ Заһитов бу адымны бик хуплаган, кызының һәм Евгениянең «Ассоль» рок-мюзиклында бергә катнашуы турында хәбәрне ишетеп тәэсирләнгән.
«Молодцы, күптән вакыт иде. Май аенда синең сайтта «Евгения Медведева – «Ассоль» рок-мюзиклында яңа катнашучы» дигән яңалыкны күреп һәм сөендем һәм тәэсирләндем», – дигән Олимпия чемпионының әтисе.
Шулай ук ул, кызының эшкә үз-үзен ничек багышлавын, һәр эшенә бик җаваплы каравын күреп дулкынлануын да әйтте. Казандагы «Хранители времени» спектакле һәм Петербургтагы «Ассоль» музыкаль спектакле кебек элекке уңышлары искә төшереп, ул «боларның һәммәсе дә илһам һәм иҗат тулы бик зур эш булды» диде.