Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова юл һәлакәтенә очраган

news_top_970_100
Алинә Заһитова юл һәлакәтенә очраган
Абдул Фархан

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова авариягә очраган, дип хәбәр итә РИА Новости Спорт. Бу хәл, Алинәнең шәхси машинасын эвакуацияләгәннән соң, таксида булган.

Алинә әлеге вакыйга турында «Телеграм» каналында болай дип язган:

– «Ситауция – кринж». Иртән генә, бүген көнем бик уңышлы, нәтиҗәле булачак, дигән идем. Күрәсең, язмыш башкачарак уйлаган... (ул, ишарәләп, «кукиш» күрсәткән. – авт.). Бервакыт бөтенесе дә аркылы-торкылы килә башлады. Минем машинамны эвакуацияләделәр. Аннары миңа аның артыннан әле тегендә, әле монда барырга әйттеләр. Мәскәү буйлап арлы-бирле йөреп, мин 3 сәгать вакытымны югалттым. Таксида барганда авариягә очрарга да өлгердем. Бу хәл очраклы булмагандыр, дип уйлыйм. Кыскасы, миңа бүген «везет». Нәтиҗә шундый: башта эшлә, аннары сөйлә икән, – дип, уңышсыз көне турында уртаклашкан Алинә «Телеграм» каналында.

«Бүгенге көнем турында кыскача. Нәрсә ул теркәлү билгесе (регистрационный знак)?» – дип сораган фигуралы шуучы документлар тутырганда...

Ярый әле юл һәлакәте җитди булмаган.

Фото: РИА Новости Спорт «Телеграм» каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100