Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитованың спорт өлкәсендә җитәкче булу ихтималын Татьяна Тарасова бәяләде

news_top_970_100
Алинә Заһитованың спорт өлкәсендә җитәкче булу ихтималын Татьяна Тарасова бәяләде
"Татар-информ" архивы

СССРның атказанган тренеры Татьяна Тарасова Олимпия чемпионы Алинә Заһитова спорт өлкәсендә җитәкче булыр эшли алыр дип саный. Бу турыда ул Sport24 сайтына әйткән.

«Заһитова спорт функционеры була яки Спорт министрлыгында эшли аламы? Ә ник булмасын, була ала», - дигән Тарасова.

Аның сүзләренчә, Алинәгә әле күп әйберләрне өйрәнергә кирәк.

«Моның өчен күп укырга, язарга, үзең башкара торган эшне белергә, тренер булырга кирәк. Аның спорт тәҗрибәсе, әлбәттә, аңа ярдәм итәчәк. Калганы аның теләгенә һәм максатларына бәйле», - дигән Тарасова.

Моңа кадәр билгеле булганча, Алинә Заһитова «Яңа заман спортчысы» («Спортсмен нового времени») номинациясендә премия алды. 

«Бу бүләк өчен зур рәхмәт. Минем өчен «Яңа заман спортчысы» номинациясендә җиңү зур кыйммәткә ия, чөнки спорт – ул минем бөтен тормышым», - диде Заһитова. Бу хакта «Матч ТВ» хәбәр итә.

Ул Россия спортына нәрсә кирәк булуын белүе турында әйтте.

«Мин безнең спортка нәрсә кирәген беләм, сезнең белән бергә аны көчлерәк итәсем килә. Әлегә спортчы һәм телетапшырулар алып баручы буларак, ә киләчәктә — кем белгән», - диде Алинә Заһитова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100