news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова сеңлесенә кыйммәтле машина бүләк иткән

news_top

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова сеңлесе Сабинага Lexus NX 200 автомобиле бүләк иткән. Ул якын кешесенә мондый зур бүләкне 18 яше тулу уңаеннан тапшырган.

Сеңлесенә машина ачкычлары бүләк иткән мизгелне Алинә социаль челтәрдәге сәхифәсенә урнаштырды. «Кечкенә сеңлеңнең машина йөртү яшенә җитүе бик тә сәер хис икән. Без сине бик яратабыз һәм барысы да яхшы булуын телибез. Юлларың гел тигез булсын, ә тормышыңда бары тик күңелле вакыйгалар гына булып торсын. Минем исә шәхси машина йөртүчем барлыкка килде бугай», - дип язган Алинә.

Сабина, мондый зур бүләкне күргәч, шатлыктан күз яшьләрен тыя алмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар