2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россиянең Рекордлар китабына керде. Ул Төньяк поляр түгәрәк артында – дөньяда бердәнбер йөзүче атом җылылык станциясе «Академик Ломоносов»та чыгыш ясаган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Бу максат өчен мин чыннан да Җирнең кырыена – Чукоткадагы Певекка очтым. Һәм анда бозга чыктым, миннән элек анда беркем дә чыгыш ясамаган», – дип яза Заһитова үзенең Telegram-каналында «Төньяк йөрәге» проекты кысаларында.
Бу чыгыш фигуралы шуу тарихында йөзүче АЭСта беренче һәм иң төньякта үткәрелгән дөньяда беренче чыгыш булган.
Рекорд рәсми рәвештә шул ук урында теркәлде, диелә хәбәрдә.