Алинә Заһитова Евгения Медведева белән низагы турында: «Сәлам, йоклыйсыңмы?» – дип яздым

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова фигуралы шуучы Евгения Медведева белән низагы турында сөйләде. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Алинә Заһитова сүзләренчә, ул Медведева белән яшерен низагын туктатырга уйлаган һәм аны үзенең «Ассоль» шоуына чакырган.
«Мин аңа: «Сәлам, йоклыйсыңмы?» – дип яздым. Бу – көндез иде. Женя җавап бирде, без очраштык, барысын да сөйләштек, һәм хәзер ул безнең командада», – дигән Алинә.
Ул рольләрнең берсен ни өчен Евгения Медведевага ышанып тапшыруын да аңлаткан.
«Ул – якты, талантлы фигуристка. Миңа, продюсер буларак, командада Женя кебек кеше булу – горурлык. Сүз уңаеннан, без аның өчен Грин повестендә булмаган персонажны – Хина Меннерсны махсус уйлап чыгардык. Башта ул Ассольнең көндәше була, тик соңыннан төп героиняны да, аны да трансформация көтә», – дип яза Заһитова сүзләрен «Спорт-Экспресс» басмасы.
Искәртеп үтик, баштарак «Ассоль» шоуы, техник сәбәпләр аркасында, 2 мәртәбә кичектерелде. Аның сайтыннан һәм башка сайтлардан 29 июньгә билетлар сатудан юкка чыкты. Аны 27 һәм 28 июньдә күрсәтәчәкләр.