news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова: «Бармагыма балдак кигәч, кияүгә чыккач хәбәр итәчәкмен»

news_top
Алинә Заһитова: «Бармагыма балдак кигәч, кияүгә чыккач хәбәр итәчәкмен»
Фото: © «Татар-информ»

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Ләйсән Үтәшевага биргән интервьюсында ни өчен беркайчан да социаль челтәрләрдә һәм башка ачык киңлекләрдә үзенең романтик мөнәсәбәтләре турында сөйләмәвен аңлатты. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Ни өчен шәхси тормышым – тыелган темамы? Җавабым баналь: минем өчен шәхси тормыш чит кешеләрдән яшерен булырга тиеш. Мин мөнәсәбәтләрем тирәсендә хайп ясарга теләмим. Йөргән егетем бармы-юкмы икәнен берәү дә беркайчан да белмәс, дип ышанам. Мин бу хакта бармагыма балдак кигәч, кияүгә чыккач хәбәр итәчәкмен. Мин үзем өчен шулай хәл иттем. Аңлыйм, кешеләргә кызык, беләселәре килә...

Төрле хәлләр була, мисаллар күп: кешеләр аерылышырга да мөмкин, мөнәсәбәтләрдә аңлашылмаучанлыклар да була ала. Мин шәхси тормышым чит күзләрдән яшерен булырга тиеш, дип хәл иттем.

Интернетта әллә ниләр уйлап чыгаралар, кешеләрнең, бигрәк тә журналистларның фантазиясе бай. Гаепләп әйтмим, бу – аларның эше, мин моны аңлыйм. Мин рейтингларның нәрсә икәнен дә, аларның нәрсә ярдәмендә ясалуын да яхшы беләм», – ди Алинә Заһитова Ләйсән Үтәшева белән әңгәмәдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар