Данлыклы спортчы, фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова бабасы белән әбисендә кунакта булган.
«Ижевскига бабамның юбилеена кайттым. Аңа 70 яшь тулды. Якын кешеләрегезне кадерләгез һәм онытмагыз», – дип язган ул социаль челтәрдә.
«Мондый кич утыруларны яратам. Бабайга да, әбигә дә исәнлек-саулык. Мондый мизгелләрнең кадерен белегез, алар кабатланмый»;
«Супер! Ихлас! Юбилее белән! Озын гомер!»;
«Молодец бабай. Мондый онык тәрбияләгән бабайга рәхмәт»;
«Бабай гел шат күңелле. Әйбәт! Баян алам да сезгә киләм», – дигән сүзләр белән котлаганнар чемпионканың бабасын социаль челтәрдә.