Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова: «Әти-әнием миннән нәрсәдер яшерергә теләгәндә татарча сөйләшә»

Бөтендөнья татар конгрессы кунагы – фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова Казанда «Дуслык уеннары»нда булды. Россия спорты тарихында иң танылган татар кызларының берсе «Татар-информ»ның спорт редакциясе корреспонденты сорауларына җавап бирде.

news_top_970_100
Алинә Заһитова: «Әти-әнием миннән нәрсәдер яшерергә теләгәндә татарча сөйләшә»
Владимир Васильев фотолары

«Дуслык уеннары»нда волейболчылар, телекомментаторлар йөзде. Ә Сезнең конкурстан тыш синхрон йөзү буенча ярышта катнашырга теләгегез юкмы?

Юк, әлбәттә. Ә бу – кызыклы булыр иде. Безнең синхрончылар кебек яхшы йөзә алмыйм мин. Бәлки, киләчәктә моны эшләп карармын. Бу тормышта теләсә нәрсә була, шуңа мин «беркайчан да» дип әйтмим.

Фигуралы шуу һәм синхрон йөзү арасындагы уртак нәрсәләр дә бар...

Әйе, бу шулай. Мин бүген беренче тапкыр синхрон йөзүдә булдым. Миңа бик ошады, барысы да бик матур булды. Мондый чарада булуыма бик шатмын. Бассейн янында безнең шугалакка караганда эссерәк. Ә мин җылы яратам.

«Дуслык уеннары»ннан нинди тәэсирләр калды?

Бик яхшы тәэсирләр, чөнки, кабатлыйм, мин бүген синхрон йөзүдә беренче тапкыр булдым. «Дуслык уеннары» халыкара ярышларга бик яхшы альтернатива, дип әйтә алам. Хәер, алар халыкара ярышлар дип аталса да, шулай да күп кенә илләр вәкилләре катнашыннан башка узды. Без барыбыз да моның хәзер килеп туган вазгыять аркасында булуын аңлыйбыз, әмма бу ярышлар безнең спортчыларга иң яхшылар булырга комачауламаячак. Һәм иң мөһиме: илләр арасында аралашу бар, бу спортның планлы миссиясе – дөньяның барлык илләренә хезмәт итү.

Кем өчен җанатасыз?

«Патриот» – Россия өчен! Әмма кызлар барысы да бик шәп чыгыш ясый. Һәм бу – әлеге ярышларның зур казанышы.

Сездән тыш, хәзер күп кенә спортчылар үзләрен башка спорт төрләрендә сынап карый. Тимераякта фигуралы шуучыларга биеклектән суга сикерергә кушсак, алар ничек сикерер иде? Шәхсән үзегез моңа батырчылык итәр идегезме?

Мин Сочида иң биек манарадан сикердем. Миңа ошады. Тик суга сикерү куркыныч булыр иде, мөгаен. Барлык кыенлыклар чыныктыра гына, шуңа күрә, бәлки, дан суга сикереп карармын.

Турнирның оештыру комитетына гына бу хакта әйтмәгез, сикерүчеләр белән чыгыш ясавыгызны сорарга мөмкиннәр...

Ризалашмыйм (көлә).

«Бокстан тыш, спортның башка төрендә үземне күз алдына китерә алмыйм»

Әгәр сезнең күптән түгел булган бокс тәҗрибәсен искә алсак, рингка чыкканчы әтиегез белән киңәшләшмәдегезме? Ул хоккейчы, ә анда сугышулар – гадәти хәл...

Әйе. Хоккейчыларның бокс буенча тренировкалары да бар, бу аларга хоккейда ярдәм итә. Фигуралы шууда да бу булыша, чөнки үзеңне формада тоту кыен. Ә бокста бөтен мускуллар эшли: сулыш системасы да, йөрәк-кан тамырлары системасы да. Менә шуңа күрә мин бокска бардым да инде, фигуристка тонусын саклау өчен.

Фигуралы шуу һәм бокстан соң без сезне нинди яңа спорт төрендә күрербез?

Әлегә уйланганым булмады. Үземне алга таба да бокста сынап карыйсым килә. Мондый фикерем өлгерде, һәм мин ялымнан соң бокс белән шөгыльләнә башладым. Башка бернинди спорт төрендә дә үземне хәзер күз алдына да китерә алмыйм.

Сез Ижауда туган, Мәскәүдә яшисез. Казан Сезнең өчен гадәти шәһәрме яки үзенчәлеге бармы? Сезнең Бөтендөнья татар конгрессы кунагы булуыгызны беләбез.

Әлбәттә, Казан – минем өчен үзенчәлекле шәһәр. Биредә яшүсмерләрнең «Ирбис» командасында әтием тренер булып эшләде. Һәм мин монда еш кайтам. Татар конгрессында кунак булам, бу – минем өчен бик мөһим. Кабатлыйм, Казан – минем өчен үзенчәлекле шәһәр.

2016 елда Казанда сез өлкәннәр арасында ярышларда беренче җиңүне яуладыгыз. Хәтерлисезме?

Дөресен генә әйткәндә, минем ярышлар шулкадәр күп иде, ләкин ул җиңү өлкәннәр ярышларында беренче булды. Әйе, башта халыкара Гран-при этабы, ә аннары Россия Кубогы узды. Минем өчен бу – гадәти, гади чыгыш иде. Үз эшемне генә башкардым. Әмма нәтиҗә үзен күрсәтте. Ул – минем иң мөһим ярышларым этапларының берсе . Өлкәннәр арасында беренче җиңүемне дә Казанда яуладым. Әйе, бу шулай. Монда Казанның бер шугалагында хәйрия мастер-классы үткәрдем (аның тимераяклары балалар йорты файдасына 150 мең сумга сатылган – ред.), анда мин 2016 елда ярышкан идем. Шуңа күрә ул ярышлар минем өчен бик мөһим булды.

«Мин «Ак Барс» өчен җан атам, чөнки бу клубта әтием эшләде»

Бу сорау спорт турында түгел, татар телен беләсезме?

Бераз гына аңлыйм. Минем әти-әнием миннән нәрсәдер яшерергә теләсә, татарча сөйләшә башлыйлар. Мин аларга җавап итеп, сезнең нәрсә турында сөйләгәнегезне беләм, миннән яшерергә кирәкми, дим. Аңлавын аңлыйм, ләкин сөйләшмим.

Ә әтиегез Мәскәүдә, әбиегез белән татар телендә аралашасыз, дигән иде...

Кайчагында әйе, булгалый. Әмма еш һәм күп түгел.

Сез «Ак Барс» хоккей клубы матчларына кунак булып еш киләсез. Командага бу сезон арасында күп кенә танылган уенчылар килде. Казанлыларның киләсе сезонда чемпион булу мөмкинлеген ничек бәялисез?

Әйе, чыннан да, мин «Ак Барс» өчен җан атам, шул исәптән бу клубта әтием эшләгәне өчен дә. Аларны күзәтеп барам, бары уңышлар һәм күп голлар телим. Алга таба ни буласын беркайчан да белмисең. Әмма бер нәрсәгә шикләнмим – алар җиңү өчен барысын да эшләячәк.

Сез әле алдагы карьерагыз турында уйланмадыгызмы: тренер, җәмәгать эшлеклесе – әллә башкачамы?

Мин әле хәл итмәдем, әмма бу турыда уйлыйм. Тик әлегә тормышымда шулкадәр күп үзгәрешләр, алга таба нәрсә буласын әйтә алмыйм. Әлбәттә, тренер карьерасы турында да уйландым, миңа бозда эшләү бик ошый. Тик әлегә берни дә хәл итмәдем. Бәлки, киләчәктә. Хәзерге вакытта үз тормышымны телевидениегә багышлыйсым килә.

Сергей Гаврилов

Алена Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 август 2022
    Исемсез
    Мактаныгыз миллетешегез белен.ну татарча 2 суз белми.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100