news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татарча җырлар ишеткәч...» – Алинә Шәрипҗанова Донецкида концерт куйган

news_top
«Татарча җырлар ишеткәч...» – Алинә Шәрипҗанова Донецкида концерт куйган
социаль челтәрләр

Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова, махус операция зонасына барып, солдатларга концерт куйган. Әлеге бәйрәм кичәсеннән видеоларны хәрби операциядәге Нияз Вафин социаль челтәрләрдә күрсәтте.

«Бүген бездә кунакта, үзенең иҗат төркеме белән, якташыбыз, Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова булды. Кызганыч, әлегә алгы сызыкта булу сәбәпле, мин үзем концертны карый алмадым.

Татарча җырлар ишеткәч, күңелгә җылы булып китә. Милли костюмнар кигән җырчыларыбызны күрүе дә бик рәхәт (ярымшәрә түгел). Татар телебезне, милләтебезне онытмаулары кәефне күтәрә», – дип яза Нияз.

Алинә Шәрипҗанова хәрбиләргә татар телендәге бик популяр «Уфтанма», «Туган як» җырларын да башкарган. Видеоларда солдатларның да җырчыга кушылып җырлаганнары ишетелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар