Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ул әни белән дә 10 ел сөйләшми»:Алинә Шәрипҗанова бертуган энесе белән аралашмавын әйтте

news_top_970_100
«Ул әни белән дә 10 ел сөйләшми»:Алинә Шәрипҗанова бертуган энесе белән аралашмавын әйтте
"Татар-информ" архивы

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруының алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова җырчы Алинә Шәрипҗанованы кунак итеп чакырган. Анда җырчы бертуган энесе белән аралашмаулары турында сөйләде. 

«Энекәшем бик матур җырлый. Ул үзе генә җырлый. Хәзер дуэт җырлар юк. Без аралашмыйбыз. Мин шалтыратканда, ул җавап бирми. Вакыт узгач, бәлки, аралашу булыр… 

Без бергә бик күп җырлар яздырдык. Мин аңа бик каты булыштым. Институтка укырга урнаштырдым, музыкантлар, институт дусларым белән таныштырдым. Аның тормышы турында хәзер бер сүз дә әйтә алмыйм, чөнки без күрешмибез. Ул безгә шалтыратмый. Без аңа кирәкмибездер... Мин аны сагынам. Кайвакыт бик каты шалтыратасым килә. Бәләкәй чактан яратып үстердем. Арабыз 4 яшь кенә булса да, мин олырак, үстердем, дияргә була. Без аны көтәбез», – дип сөйләде Алинә Шәрипҗанова.

«Сезнең сөйләшмәүгә нәрсә сәбәп булды?» – дип сорады тапшыруны алып баручы.

«Без бер-беребезне аңламадык инде аның хатыны белән. Беренчедән, сәнгать мәсьәләсендә. Мин студиядә җыр яздырып 5 сәгать утыра алам. Минем – азарт: миңа яхшырак, яхшырак кирәк. Ә ул чыгып китә. Мин хәзер институтта укытам, студентларга да таләпчән. Аның андый сыйфаты юк. Талаша идек. «Болай да ярый», – дип эшләүне аңламыйм… Мин аны бик яратам, әни дә ярата. Әниемә дә шалтыратмый. Аны туган көне, Яңа ел, 8 март, Әниләр көне белән котламый. Әни ул – берәү генә. Нинди горурлык булса да, «әни, мин сине яратам» дип шалтыратырга була.

Минем балаларны да күрмәде дә алар. 10 ел аралашмыйбыз. 10 ел, шалтыратып, әнинең хәлен белгәне юк. Бу – минем авырткан җирем. Бу хәл – минем өчен бик авыр. Алар да Казанда яши, без дә 4 чакрымда гына Биектауда яшибез. Юк, аралашмыйбыз. Мин берничә тапкыр шалтыраттым, ул алмый. Бәхетле генә булсыннар! 

Әни дә үз баласының мондый мөнәсәбәтен аңламый», – дип сөйләде җырчы.

Җырчы энесе белән мөнәсәбәтләре турында «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы видеосында 29.05 минутта сөйли башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100