Җырчы Алинә Сафиуллина күңелсез хәлгә юлыккан. Аның планлаштырылган ялы өзелү алдында тора. Улы белән Төркиягә юл тоткан артист, очып китә алмыйча, инде тәүлектән артык аэропортта утырырга мәҗбүр.
«Болытлардан качып китмәкче идек. Еракка очып китә алдылар дип уйлыйсызмы? Рейсны 4 тапкыр күчергәннән соң, безне кунакханәгә урнаштырдылар. Монда матур һәм тәмле. Төркия дип әйтергә була инде, кояшы һәм диңгезе генә юк», – дип язган иде җырчы кичә.
Ләкин бүген дә туристларга җылы сүз әйтүче юк, алар әле дә аэропортта рейс көтә. Алинә Сафиуллина сторисларында сөйләвенчә, авиакомпаниянең кайнар линиясе туристларның сорауларына җавап бирми, трубканы гына ташлый. «Ә аэропоротта: «Без алар өчен җавап бирмибез», – диләр. Аэропортта аваикомпания вәкилләре, гомумән, юк. Туристик компания дә дәшми. Рейсны да алып атмыйлар, акчаларыбызны да кайтармыйлар, – дип, зур аптырашта калган Алинә.
Җырчының сторисларыннан аңлашылганча, сүз 29 сәгатькә тоткарланучы Казан-Анталья рейсы турында бара. Әлеге тоткарлыклар самолетның төзек булмавы белән бәйле булырга мөмкин.