Алинә Сафиуллина: «Җыр чыгарыр алдыннан берәр гауга-тавыш чыгарып алсаң, әйбәт була»
«Татарстан-24» каналында турыдан-туры эфирда баручы «Мәдәни агарту» тапшыруының 2023 елның 9 ноябрь чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Алинә Сафиуллина кунак булган. «Җыр белән яшим...» дип аталган әлеге чыгарылышның алып баручысы Гөлүсә Сөнгатуллина белән җырчының әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
– Алинә, сезне 2006 елда «Йолдызлар фабрикасы» танытты, дип әйтү дөрес булыр, һәм миңа калса, ул вакыттагы иң популяр җырыгыз – «Кайтырмын» җыры. Сезнең дә күңелегездә бу җыр аерым бер урын алып торадыр.
– Әти белән әни миндә ретро җырларга мәхәббәт уятып үстерде. Гаилә бәйрәмнәрендә җырлаучылар күп иде, туганнарым да җырлый. Мин – һәрдаим ретро җырлар тыңлап үскән кеше. Шушы «Кайтырмын» җыры – ул бит бик моңлы җыр, сузып, мелизматика белән җырлана, күңелемә дә бик ятты. Туган як турында. Кайсыдыр видеокассетадан ишетеп алып, аны өйрәнгәнемне хәтерлим. Бик ошаткан идем аны, ул да ретро җыр булып чыкты.
– Бу тапшыруга әзерләнгәндә, мин бер мәгълүматка тап булдым. Венера Әхәтовна сезгә: «Тавышың бик матур, ләкин үзең бик оялчан», – дип әйткән булган икән. Оялчанлык – беренче карашка бик матур сыйфат, кешене бизи кебек. Ләкин сәхнә кешесенә ул комачаулый торгандыр. Аның белән ничек көрәштегез?
– Венера Әхәтовна, чынлап та, шулай дип әйткән иде. «Син, оялып, үзеңнең талантыңны яшерәсең», – ди иде ул. Бу – дөрес фикердер. Чөнки сәхнә кешесе күрсәтә белергә тиеш – тавышны, мимика аркылы, ә оялгач, ябыласың. Мин калтырый башлый идем. Дәрестә җырлап чыгам, менә дигән итеп җырлыйм. Сәхнәгә чыгам – калтырый башлыйм. Шундый гадәтем бар иде, бик борчыла идем.
Бу нәрсә белән бетте? Башта Венера Әхәтовна, 1-2 курсларда бугай, «Иртәрәк әле сиңа», – дип, мине чыгармады. 3 курсларда ничектер Марсель Вәгыйзов мине мәҗлескә чакырды. Ул – минем якташым. Хәтерлим, анда бер колонка һәм бөтен мәҗлескә чыбыклы бер микрофон иде. Ул да дөбер-шатыр килеп тора иде. Шушы аппаратурага җырлап чыктык. Җырчы буларак, минем мәдәният институтына кергәннән соң иң беренче гонорарым – 500 сум булды ул. Анда бит халык бер-берсенә бик якын утыра. Менә шундый кичәләр аркылы мин тамашачыдан курыкмый башладым. Алар да шундый ук кешеләр, сиңа бик якын утыралар, сиңа үзләренең җылы мөнәсәбәтен белдерәләр, сиңа кушылып җырлыйлар. Минемчә, бөтен әйбер дә практика аша килә. Практика күп булган саен, курыкмый башлыйсың. Шулай әкренләп-әкренләп бетте минем бу курку.
Бөтенләй җиңдем, дип әйтә алмыйм, кайбер очракларда, әлбәттә, ул минем килеп чыга. Тамашачы бит төрле, төрле публика алдында җырлыйсың. Мәсәлән, кайбер районнарда күп тапкыр булгансың, син аларның инде күбесен беләсең. Ә кайсыбер районнарга, төбәкләргә өр-яңадан барасың. Анда инде бөтенләй икенче төрле хисләр. Аннан сәхнәнең төрле нечкәлекләре бар: зурлыгыннан тора, бер сәхнәдә ияләшкән, тагын да зур сәхнәдә икенче төрле. Каушау барыбер дә кала.
– Бәлки, ул каушау кирәктер дә, чөнки ул булмаса, үсеш тә булмас иде.
– Әйе, үз-үзеңне җиңү ул. Барьер аркылы чыгу.
– Шул ук 2006 елга кайтсак, безнең җырчыларыбыз дуэт буларак җырлар башкара иде. Сез дә хәтта Салават абый белән җыр башкардыгыз. Шулай ук, Эльвира Хамматова, Раяз Фасыйхов белән. Бүгенге көндә исә дуэт буларак җырлар идегезме?
– Минем дуэтларым бик күп булды. Рәсим Низамов белән дә дуэтым булды, Илдар Әхмәтов белән һәм Илнар Сәйфиев белән дә бар. Дуэт буларак, кушылып, дисезме? Юктыр, мөгаен. Без бер җырлап алдык бит, Эльвира Хамматова белән 2 ел җырлап алдык. Барыбер дә дуэт булгач, түземлек, уртак фикер кирәк. Икең ике фикердә, икең ике төрле репертуар ярата, ике төрле тавыш, күзаллау икенче төрле. Әйтергә теләгән сүзләр, фикерләр дә бит әле бер булырга тиеш. Ә үзең генә җырлап, үзең сөйләп, үз фикереңне үзең генә белдереп ияләшкәч, дуэтка кереп китү авыр.
– Сезнең иҗатыгызда тагын бер бик популяр җыр – «Юк, кирәкми». Аның җыры да, клибы да халык күңелендә. Халык, бу клип чыннан да сезнең тормыштан алынганмы, дип кызыксына торгандыр.
– Бу сорауны миңа бик күп бирделәр. Һәрбер җырчының визит карточкасы булган җыр була. Сине «О-о-о, ул бит менә шул җырны җырлый», – дип таный торган. Минем матур җырларым күп иде: «Кайтырмын», «Гармун моңы», «Бәхет гөлем»... Ләкин «Алинә Сафиуллина? Ә, теге җырны җырлый торган!» – дип әйтә торган, бер аерылып торган җырым юк иде. Руслар әйтә бит, «нет худа без добра» дип. Менә минем тормышымда шундый «худо» килеп чыкмаса, бәлки, бу җыр килеп тә чыкмаган булыр иде, дип уйлыйм мин хәзер. Барысы да Ходай кулында, димәк, нәкъ шушы җыр күңелемнән атылып чыксын өчен шулай булырга тиеш булган. Димәк, шушы җырны мин дөрес иттереп, йөрәгем аркылы үткәреп җырласын өчен, тормышымда шушы вакыйга булуы кирәк булгандыр, дип уйлыйм.
– Хәзер инде, ниндидер бер тукталыштан соң, сезнең иҗатыгыз кабат җанланып китте кебек. Күптән түгел концертыгыз да булды. Тамашачыларны яңадан-яңа җырлар белән шатландырып торасыз. Концерттан нинди хисләр алдыгыз?
– Тукталды, дигәннән, телевизорга чыкмасаң, кеше күз алдында булудан туктасаң, тукталды, диләр. Ә мин ул вакытта җырладым, мин ул вакытта авылларда концертлар куйдым. Исемлекне карасаң, телевизордан күп җырлаган җырчылар аның кадәр авылларда булганнары да юк. Мин шул телевизорга чыкмаган вакытта барыбер җырлыйм. Мәҗлесме ул, җыелма концертмы, авылларда үз концертымны куюмы... Ул – барыбер практика, кеше белән аралашасың, һәр авылда төрлечә кеше. Кеше бит концерт программасын уйлый да, башта Казанда куя. Ә минем бу Казан концерты шул авылларда практика ясалган, җыелма диимме, русча әйткәндә, «обкатанный» җырлар. Һәр сүзем – шушы авылларда сөйләп өйрәнгән, сөйләп ияләшкән сүзләрем иде. Тикшереп, эксперимент ясап.
Гадәттә, Казанда бит кагыйдәләр бар: монда съемка була, монысын эшләргә ярамый, болай эшләсәң яхшырак, дип кабул ителгән ул Казан концерты. Ә быел мин уйладым да, авылларда ничек куям – шулай итеп куйыйм әле, дидем. Җылы итеп, үземчә итеп, ничек телим – шулай итеп куясым килде. Һәм миңа алай күбрәк ошады. Үземне кысаларга кертмичә генә, тамашачы белән үзем аралашып, үземнең әйтәсе килгән сүзләремне әйтеп, үзем ияләшкәнчә җырлап. Миңа ошады.
– Ә тамашачылар ничек кабул итте?
– Тамашачылар җиңел кабул итте. Алар минем белән бер дулкында булды. Курыккан, минем бу адымымны Казан тамашачысы ничек кабул итәр микән, дип уйлаган идем, киресенчә, җылы атмосфера булды.
– Яңа җырларыгыздан «Әтиемә» җырына көйне сез үзегез язгансыз икән.
– Әйе, үзем яздым. 5-6 ел чамасы мин, әтигә багышлап җырлый торган җырым юк, дип уйлап йөрдем. Әниемә җырны күптән яздым, аңа инде бер 12 ел бардыр. Улыма да яздым, анысына 5-6 ел бар. Туганнарыма да яздым, 12 ел бардыр. Ә әти һаман кала барды. Уй йөрде, әтиләргә бит шулай ук җыр кирәк. Тормышымдагы шушы хәлләрдән соң, әтинең ярдәме, әти белән бергә нәрсә дә булса эшләү мине әтигә башка күзлектән каратты.
Шигырьләр укый, эзли идем, ничектер, туры килми иде күңелемә. «Әтием печән чаба», «Әтиемнең балтасы» – шундыйрак сүзләр очрый иде, күңелемә ятмый иде. Филүс абый белән аның туган ягына иҗат кичәсенә бардык та, шул концерттан кайтышлый, аңа теләгемне әйттем. «Шундый җыр яздырасым килә», – дип әйттем әле. Әле көен яздырырга кемгә бирергә була, дип сөйләшеп тә кайттык. Сүзләре ошаган иде. Элек эшләгән композиторларның ничегрәк язганнарын беләм бит. Мин әйтәм, монысы болайрак язачак, монысы тегеләй язачак.
Кемгә бирергә икән, дигән уй белән шулай йокыга киттем. Һәм иртәнге 4тә уяндым. Иртәнге 4тә кеше нәрсәгә уяна инде, әйме? Уяндым, телефонда шушы шигырьне ачтым да, көй, ничектер, үзе килде. Искиткеч әйбер ул. Мин интегеп, аны фортепьянода уйнап утырмадым, төзәтеп тә утырмадым. Кайбер вакытларда бит аны кире төзәтәсең.
Яздырдым да, кире йокларга яттым. Берәр җырга охшамаганмы дип куркып, иртә белән инде дусларыма җибәрдем. Берәр җыр күңелемдә калып, шул җырны гына шушы сүзләргә салмадым микән, дип куркып җибәрдем. Охшамаган, диделәр. Бу – минем үз күңелемнән чыккан җыр. Аннары аранжировкалар ясап, мин аны яздырдым.
– Ничек уйлыйсыз, җырчы тамашачы артыннан барырга тиешме, тамашачы җырчы артыннанмы? Халык шоу ярата, дип әйтергә яратабыз бит. Сез, халык ярата дип, шоу әзерләргә әзерме бүген?
– Халык шушы шоуга билетны шундук алып бетерә. Көчле тавышлы җырчылар концерт куя, кайберсе төрле инструментларга кушылып җырлый, бик моңлы тавышлы җырчылар концерт куя. Алар концертның соңгы көненә кадәр «килегез, килегез» дип реклама бирә. Бу бит, халык шоуга бара, дигәнне аңлата. Тавышка түгел, шоуга. Хәзер ничектер шундый замана китте. Хәзер җырны чыгарасың, интернет челтәренәме, каядыр, аның алдыннан берәр гауга-тавыш чыгарып алсаң, әйбәт кенә була. Ә болай гына җыр чыгарсаң, җыр – җыр инде, җырлар күп, дигән кебек кенә кабул итәләр. Хәзер шундый заман.
– Шулай да сез хайп һәм пиардан ерак торырга тырышасыздыр кебек.
– Мин андый әйберне яратып бетермим, әмма ул кайчак үзеннән-үзе дә килеп чыга. Бервакыт хәтта мин бернинди интервьюлар бирми башлаган идем. Бернинди гәзиткә дә, башкага да. Интернетта шундый яңа тенденция килеп чыкты – бер сүз әйтәсең, бөтен җиргә тарала. Берара бөтен сәхифәләремне ябып куйган идем.
Аннары ничектер аңлап алдым, болай ябылып ук булмый, югаласың, игътибар үзәгеннән юкка чыгасың. Заманасы икенче төрле хәзер. Озак барырмы ул, анысы да бик зур сорау астында. Мин әлегә замананың бу алгоритмнарын аңлап бетерә алмыйм әле. Мин өйрәнүдә һәм эзләнүдә. Чөнки интернет алгоритмнары, сәнгать алгоритмнары ничек дөрес – белмим. Элек бит без җырларга чыкканда бер схема бар иде: болай, болай, болай эшлисең һәм җыр популярлашырга тиеш, дигән. Ә хәзер аның алгоритмнары үзгә.
– Шулай да, сезнең үз тамашачыгыз бар. Сез җырны ничек тәкъдим итсәгез дә, бик яратып кабул итәләрдер.
– Анысы бар, әйе. Аларга бик зур рәхмәт. Җылы сүзләр язып, һәр җырымны тыңлап, һәр яңа чыккан җырга мактау сүзләре язып торган өчен аларга бик зур рәхмәт!