news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина, юл киңәйтүне сорап, мөрәҗәгать белән чыккан

news_top
Алинә Сафиуллина, юл киңәйтүне сорап, мөрәҗәгать белән чыккан
социаль челтәрләр

Җырчы Алинә Сафиуллина Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыккан. Җырчы иртә-кич бик зур бөкеләр барлыкка килә торган «Весна» торак комплексыннан чыгу юлын киңәйтүләрен сорый.

Җырчы торак комплекстагы паркта йөри, матур урында яшәүләренә соклана, ләкин бу якта яшәүчеләрнең иң зур проблемасы – юлдагы бөкеләр булуына басым ясый.

«Менә шундый паркыбыз бар безнең, дуслар! Ишетәсезме, кошлар сайрый. Шундый рәхәт бездә, шундый рәхәт. Тик Рөстәм Нургалиевич кайчан гына бездән чыга торган юлны киңәйтергә кушар икән ул? Тагын 2 генә полоса өстәсә һәм светофор урынына күпер ясап җибәрсә, ничек әйбәт булыр иде», – дип сөйли җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар