Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина социаль челтәрдә язылучыларын активлаштыру ысулын тапкан

news_top_970_100
Алинә Сафиуллина социаль челтәрдә язылучыларын активлаштыру ысулын тапкан
Алинә Сафиуллинаның социаль челтәрдәге битеннән

Җырчы Алинә Сафиуллина соңгы вакытта татар эстрадасы сәхнәсендә сирәк күренә. Үзе турында онытмасыннар дипме, социаль челтәрдәге язылучылары өчен уен да тәкъдим итеп карый. Бу юлы да, аларны активлаштыру өчен, ул хаталы текст язган.

«Хаэрлэ тоннер дусларем. Без узебез сайлыйбез бу тормошка нинди кузлер белен карарга. Кешеләрдэ яхшы сыйфатларне курирге ойренсэк идэ. Тонгә каршы бераз эш сезгә. Ничә хата бар бу язуда?» – дип, тырышып хаталар ясаган җырчы.

Күпчелек 16 хата табуы турында язган. Хаталарны күбрәк тә, азрак та табучылар, шулай ук санап бетерә алмаучылар да бар. 

«Барысына да Т9 гаепле, бер хата да җибәрмәгәнсең, мәгънәле сүзләр», – дип тә язган бер егет.

Кемгә нәрсә, кәҗәгә – кәбестә, дигәндәй, бер язылучыны фотода Алинә артындагы ап-ак йорт җиһазы кызыксындырган.

«Алинә, зинһар өчен, әйтегез әле, мондый мебель кайда бар? Казанда бармы икән?» – дип язучыга «Филармония концертлар залында бар. Казанда бардыр, мөгаен. Хәзер кибетләрдә ни генә юк бит», – дип җавап биргән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100