news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина: «Сәмәркандта узган Сабантуйга киемнәребез килеп җитмәде»

Гадәттә, татар җырчылары төрле төбәкләрдә узган Сабантуй бәйрәмнәренә бара. Алинә Сафиуллина белән Руслан Хәсәнов Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә барган.

news_top
Алинә Сафиуллина: «Сәмәркандта узган Сабантуйга киемнәребез килеп җитмәде»

Алинә Сафиуллина белән Руслан Хәсәнов Үзбәкстан Сабан туена барды. Алинә сөйләвенчә, аларның багажлары Самаркандка килеп җитмәгән.

«Чемоданнарыбыз килеп җитмәде. Без инде Татарстанда, ә безнең багаж әле һаман кайтып җитә алмый. Иртән Сәмәркандка килеп төштек, киемнәребез үзебез белән түгел иде. Ә Үзбәкстанга көненә бер генә рейс бар икән. 

Үзбәкләрнең милли киемнәрендә дә безнекеләрендәге кебек төрле орнаментлар бар. Хәзер күлмәк аласы булды инде, мин бит спорт костюмыннан идем. Сатулаша-сатулаша базардан алдык инде. Жилетын - бер кешедән, күлмәген башка кешедән сатып алдым. Косметика да, чәч ясый торган җайланмам да - барысы да багажда иде. Анда яшәүче татарлар туфли биреп торды», - дип сөйләде Алинә.


 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар