Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина өйләнгән ир-атлар турында: «Паспортыңны күрсәт, дип әйтмисең бит инде»

news_top_970_100
Алинә Сафиуллина өйләнгән ир-атлар турында: «Паспортыңны күрсәт, дип әйтмисең бит инде»
Алинә Сафиуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруында җырчы Алинә Сафиуллина өйләнгән ир-ат белән мөнәсәбәтләре булуы турында сөйләде.

«Синең белән бер аңлашылмаучылык килеп чыккан иде. Бер кыз социаль челтәрдә синең турында теләсә нәрсә язды, синең фотоңны куйды», – дип искәртте тапшыруны алып баручы Лилия Кадыйрова.

«Андый очрак булган иде. Мин бер ир-ат белән аралаша башладым, һәм аның ялгыз булмавы ачыкланды. Миңа чәчәкләр бирәләр, очрашуга чакыралар, аралашабыз, бүләкләр бирәләр. Ир-ат синең арттан йөри, төрле вакытта килә, ялларда да синең яныңда икән, аның кемедер бар, дип уйламыйсың бит инде. Минем ирем була икән, ялларда аның безнең белән булуын сораячакмын. Менә мин шундый инде…

Очрашуга килгән кешегә, паспортыңны күрсәт әле, дип әйтмисең бит инде. Кайчан әйтәсең, шунда килә, шалтыратсаң, теләсә кайсы вакытта җавап бирә, берәр мәсьәлә килеп чыкса – хәл итә. Ул вакытта, аның вакыты бар икән, дип уйлыйсың. Аннары аның өйләнгән кеше икәнен белгәч шаккаттым», – дип сөйләде җырчы.

Җырчы бу хакта «ТМТВ» каналы видеосында 41.40 минутта сөйли башлый.

Алинә Сафиуллина: «Чын мәхәббәтемне очраткач кына кияүгә чыгачакмын».

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 сентябрь 2023
    Исемсез
    Сезнен кебеклэр бэлэн сэхнэлэр тулды шул инде хэзэр!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100