Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина: «Астан «төртеп» җибәрүчеләр булды. Миңа булышучылар – ир-атлар»

news_top_970_100
Алинә Сафиуллина: «Астан «төртеп» җибәрүчеләр булды. Миңа булышучылар – ир-атлар»
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

«ТМТВ» телеканалында «Сөйләшергә кирәк» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова җырчы Алинә Сафиуллинаны кунак итеп чакырган. Ул җырлаудан туктарга уйлаган мизгелләре, хәзер инде сольный концертына әзерләнүе турында әйтте.

«Тормышымда бик авыр вакыт булды. Җырлау күңелдән чыга, күңелгә рәхәт булганда иҗат итәм. Берара матди якны кайгыртасы булды. Хатын-кыз өстенә көтмәгәндә торак мәсьәләсе килеп төште. Нинди җыр турында уйлау, ди. Матди якны кайгыртырга кирәк иде. Минем иҗатны кайгыртырга хәлем дә булмады. Миңа иҗат итү өчен рәхәт булырга тиеш. Яшәргә – торагым, йөрергә – машинам, баламның балалар бакчасы булгач кына, түгелеп иҗат итә ала башладым. Акрын гына җайлашырга тотындым.

Коронавирус белән дә чирләдем, ул, ничектер, психикага бәрә. Шул чирдән соң, бу җырлау нәрсәгә кирәк бу, дип уйлый башладым. Берара шулай булып алды. Иң авыр вакытта минем астан «төртеп» җибәрүчеләр булды. Миңа булышучылар – ир-атлар. Мин аларга рәхмәтле, алар бернәрсә сорамадылар, миңа кешечә ярдәм итеп җибәрделәр», – дип сөйләде җырчы.

«Концерт 26 сентябрьдә була. Язда ук кызып киткән идем. Кем 2 атнада концерт куя инде, дип тынычландым. Хәзер минем халәтем шундый – җырлый торган. Тыныч, артык авырлыкларым да юк, җырлыйсым килә. Мин концертларда хәзер күңелем кушканча эшлим», – диде Алинә Сафиуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100