Җырчы Альбина Апанаева тормыш иптәше белән аерылышкан. Бу хакта бер концерт алдыннан аның белән бергә чыгыш ясаган җырчы Алинә Сафиуллина әйтә. 3 җырчы – Алинә, Альбина һәм Нурзадә – үзләренең чыгыш ясау вакыты җиткәнне көтәләр. Алинә Сафиуллина, игътибарын Альбинаның түше ачык булган күлмәгенә юнәлтеп:
«Альбина аерылды да концертларда җырлый башлады. Күрдегезме, нинди күлмәкләр тектергән», – дип куя.
«В смысле, мин бит һәрвакыт җырлый идем», – дип каршы төшә аңа Альбина.
«Юк инде, юк, активлаштың. Күрдегезме, нинди күлмәкләре! Әйдә, без дә шундыйны тектерәбез. Икенче күлмәкне мин дә шундыйны тектерәм, декольте белән», – дип көлешәләр кызлар сәхнә артында.
Альбина Апанаеваның аерылышуы турында сүзләр элегрәк тә йөри иде. Әмма «Интертат»ка 2020 елда биргән әңгәмәсендә җырчы: «Без ирем Рафаэль белән 8 ел бергә торабыз, Аллаһка шөкер. Мин шәхси тормышымнан фотоларымны социаль челтәрләргә дә куймыйм. Ирем – бик тыныч кеше, ул кеше күп җыелган бәйрәмнәрне яратмый. Безнең кызыбыз бар, быел Миралия 1 нче сыйныфка бара, Аллаһ боерса», – дип сөйләгән булган.