Алинә Сафиуллина аерылышкач үзенә иң зур ярдәм күрсәткән кешегә багышлап җыр яздырган
Алинә Сафиуллина әтисенә рәхмәт йөзеннән «Әтиемә» дигән җыр яздырган. Җырның көен дә үзе иҗат иткән.
«Әнигә багышланган җырымны моннан 10 ел элек яздырган идем. Әтигә багышлап җыр чыгару күңелемдә озак вакытлар йөрде, килгән җырларның я шигыре, я көе күңелгә ятмады.
Сольный концертым алдыннан сөйләшеп утырганда, бу теләгемне Филүс абый Хисаметдиновка әйттем дә, ул миңа шигырьләр күрсәтте. Бер шигырь миңа бик ошады. Аны сорап алып, кайсы композиторга бирергә икән, дип уйлап йөрдем. Элек эшләгән композиторларыма түгел, читрәк авторга бирәсем, икенче төрлерәк көй ишетәсем килде. Ләкин аның көен үземә иҗат итәргә язган булган икән.
Бер тапкыр иртәнге сәгать 4тә уяндым да, шигырьне карап, көен беренче тапкырдан көйләдем. Оныта күрмим дип, диктофонга яздырып куйдым. Икенче көнне дусларга җибәреп карыйм. «Бу берәр җырга охшамаганмы?» – дим. «Юк, охшамаган», – диләр. Үзем бераз җырлап йөрдем-йөрдем дә аранжировка ясаттым.
Әти турында җыр яздыру теләгем аңа рәхмәт йөзеннән дә иде. Ирем белән аерылышкач, миңа тормышымны яңадан башларга туры килде. Бөтен булган акчамны кырып-себереп фатир алдым, ремонт ясарга, эшчеләр ялларга да акчам калмады. Шул вакытта без бөтен эшне әти белән бергәләп эшләдек. Идәнгә ламинат җәйдек, ваннага плитәгә кадәр ябыштырдык. Ул су үткәрү, краннар куюларны сөйләп тә тормыйм инде. Әле бит төзелеш материалларын ишек төбенә кадәр китерәләр дә, фатирга кадәр менгергән өчен аерым бәя сорыйлар. Кешегә түләмәс өчен, материалларга кадәр әти белән үзебез ташыдык без. Шул хәлләрдән соң әтигә рәхмәт хисләремне җырым аша әйттем. Көе дә үзеннән-үзе туды», – дип сөйләде җырчы безгә яңа җырының тарихын.