Алинә Давыдованың беренче концерты: «Янымда кызлар төркеме дә, Салават Фәтхетдинов та юк»
«Сәйдәш» мәдәнит үзәгендә Алинә Давыдованың тәүге «сольный» концерты булды. «Интертат» чарадан репортаж тәкъдим итә.
Яшь җырчыларның әрсезлегенә сокланам. Алар атказанган артистлар белән беррәттән концертларында тулы зал җыя, матур эчтәлекле программа тәкъдим итә. Аңлаганыгызча, Алинә Давыдованың беренче «сольный» концерты миндә бары уңай тәэсирләр калдырды. Аның программасы башкаларныкына охшаш түгел, ә чыннан да үзенчәлекле, уникаль иде.
Үзем каушыйм, үзем сөенәм. Сәхнәдә төп артист булганда, аңлатып бетерелмәслек хисләр тоясың икән. Бу – минем «сольный» концерт. Янымда кызлар төркеме дә, Салават Фәтхетдинов та юк. Бары үзем һәм әле яңа гына оешкан төркемем. Хәзер җырладың да кереп качтың түгел шул, – дип башлады сүзен Алинә Давыдова.

Алинә концерт башында «Син – минем бәхетем» җырын башкарды. Бу җыр барышында экраннан Алинәнең тормыш иптәше белән төшкән фотолардан торган видео күрсәтелде. Монда ук язып куйыйм, концерт ахырында ире Марсель Алинәгә кызыл роза чәчәкләреннән бәйләм дә бүләк итте әле. «Кызыл розалар – сөю билгеләре бит алар», – дип уйлап куйдым бу мәлне. Мәхәббәт – матур инде ул!
Алинә дулкынлангач, үзем дә аның өчен эчтән борчылып, җанатып утырдым. Ул «минем сольный концертым» дигәч, гомумән, «каз тәннәре» чыкты.
Без җырлардан, нәфис сүздән үрелеп барган концертларны күрергә ияләнгәнбез. Ә Алинә башкача эшләгән. Аның концертында үзе төшергән репортаж да, ясалма фәһем ярдәмендә ясалган видео да, җыр-биюләр дә бар иде. Тамашачыларда бигрәк тә аның «нейронка» ярдәмендә ясалган видеосы шаккаткыч тәэсир калдырды. Бу видеода Алинә төрле – сыер савучы, космонавт, полиция хезмәткәре, хоккеист, футболист, балерина һәм башка һөнәр ияләре итеп күрсәтелгән иде. Видеоны карап бетергәч, Алинә чыкты да, кайсы һөнәр күбрәк туры килә соң, дип сорады. Залдан бер абый: «Җырчы!» – дип кычкырды. Чыннан да Алинәгә бу һөнәр килешә, буй-сыны, кыяфәте, тавышы, харизмасы, ягымлылыгы – бар яктан да килгән.

Тамашачылар арасында Алинәнең иң кадерле кешеләре – әти-әнисе дә бар иде. Концертка кадәрге әңгәмәдә җырчының алар турында, бик оялчаннар, диеп билгеләп үткәне истә. Әти-әнисе кызларына зур матур чәчәк бәйләмен дә, үзләре Алинә янына чыгып түгел, ә сәхнә артыннан гына чыгарып тапшырттырдылар. Безнең халык шундый оялчан, тыйнак инде ул. Әлбәттә, әти-әниләргә кагылышлы җырлар беркемне дә битараф калдырмый. Алинә дә тәүге концертында әниләргә багышлап җыр башкарды, ә аңа кадәр үзенең пар канаты турында сөйләп китте.
Залда әти-әнием дә утыра, шуңа күрә мин җылы терәк сизәм. Ләкин аларның минем өчен борчылып утырганнарын да сизеп торам. Гаиләм турында да сөйләп үтәсем килә. Минем әти – бик үзенчәлекле, ул алып кайткан һәр ризык – иң тәмлесе, иң сыйфатлысы. Без тормыш иптәшем белән аларга кунакка баргач, ул гел кыстый-кыстый ашата . Ашамасаң – кесәгә тыгып җибәрә. Әнигә булышырга ярата, өчпочмак, бәлешкә итен, бәрәңгесен турый, әни аннары, тәмле итеп, камыр ризыкларын пешерә. Әти – моң сөюче, җырларга, биергә ярата, дөньяга ачык карашлы кеше ул. Ә әнием бик шат күңелле. Ул – безнең гаиләбезне яктыртып торучы. Әни бөтен татар хатын-кызларына хас булган уңай сыйфатларны үзенә җыйган. Әнинең күңеле гел догада. Рәхмәт, әни, синең догаларың белән без бу тормышта гел алга барабыз, – дип әйтте ул.

Алинәнең Салават абый шәкерте икәнен беләбез, әмма концертка остазы килмәгән иде. «Салаватның шәкертләре күп шул, аны алданрак концертка чакырып өлгергән булганнар», – диде «Салават» җыр театры артисты Ядкәр Хәбибуллин. Ул Алинәне беренче «сольный» концерты белән котлады һәм уңышлар теләде.

Тематика ягыннан, әлеге концертны 3 өлешкә бүлеп була. Беренче һәм соңгы өлеше гадәттәгечә, соло башкарулардан торса, икенче өлеш тамашачылар өчен «сюрприз» булды. Алинә чын тамаша күрсәтте! Керәшен җырлары, уеннары, биюләре – барысын да бөртегенә кадәр уйланып, искиткеч сценарий булдырылган иде.

Ямь өстенә ямь булып, концертта әле Мәскәү егете Радик Яруллин да чыгыш ясады. Алар Алинә Давыдова белән дуэт та башкардылар. Җырның бер минутын тыңлауга ук, аның, һичшиксез, хит булачагын аңладым. Яшьләрчә, дәртле, җиңел җыр. Музыкаль мәйданнарга тизрәк чыксын иде…

Алинәнең «сольный» концертына аның вокал укытучысы да килгән иде. Ул укучысы өчен бик шат булуын әйтте, аңа чәчәк бәйләме бүләк итте.
Әлбәттә, күпләргә таныш, Алинә Давыдова һәм Марина Карпова башкаруындагы «Керәшен кызлары» җыры да яңгырады.

Урыным бик уңышлы иде, янымда Татарстанның атказанган артисты Нурзадә апа утырды. Аның белән икәү гүзәл Алинәнең матурлыгына, җырлавына сокланып утырдык. Алар Алинә белән иҗатташ дуслар икән, әлбәттә, Нурзадә апа җырчыны игътибарсыз калдырмады.
Бүген синең концертыңа килмичә кала алмый идем берничек тә. Мин синең өчен бик шат, тәүге «сольный» концертыңда була алу – зур бәхет. Син миңа бүген моннан 20 ел элек, шулай ук үзенең беренче концертына әзерләнеп, тезләре калтырап, янып-көеп йөргән минем яшьлегемне хәтерләтәсең. Сиңа гаилә бәхете, иҗади уңышлар телим. 15-20 елдан шулай ук яшь җырчыларның концертларына йөрергә, хәер-фатиха бирергә язсын.

Алинә – «Ямьле» төркеменең элекке вокалисты. Концертта иҗатташ дус кызлары да бар иде.
Бәйрәмдә Алинәне таныткан «Соңга калма», «Мәхәббәт каеннары» һәм башка бик күп матур җырлар яңгырады. Алинәнең «Сау бул» җырын ишеткәнем булды, әмма аны ул башкарганын белми идем. Күңелемә бик кереп калды бу җыр. «Урсал тау» җырын Алинәнең башкаруында ишетү кызыклы булды, остазыннан калмый инде, матур җырлады.

Концертта барысы да әйбәт булды, тик тамашачыларның әдәпсезлеге генә шаккатырды. Янымдагы Нурзадә апа да моңа игътибар бирде, «Безнең халык бигрәк тәртипсез инде», – диде. Сәхнәдә җырчы чыгыш ясый, ә халык урынында утырып тора алмый, йә чыгып китә, йә залда йөри...
Алинәгә мондый тамашаны районнарда да күрсәтергә кирәк, дип уйлыйм. Программасы, костюмнары, үзе – бар халыкка күрсәтерлек.
