Җырчы Алинә Давыдова шатлыгы белән уртаклашты: аңа беренче тапкыр дәүләт бүләге тапшырганнар.
«Мине бүләкләделәр: мәдәният тармагын үстерүдә зур өлеш керткән өчен, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттә уңышлары өчен» күкрәк билгесе. Салават Зәкиевич, минем сәнгатемне югары бәяләвегез өчен рәхмәт. Мин сезгә бик тә рәхмәтле. Минем беренче дәүләт бүләгем», – дип язган Алинә Давыдова социаль челтәрдә.