news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Давыдова: «Мин беркайчан да үз-үзем белән канәгать түгел»

Салават Фәтхетдинов укучысы, татар эстрадасының популяр җырчысы Алинә Давыдова белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

news_top
Алинә Давыдова: «Мин беркайчан да үз-үзем белән канәгать түгел»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Алинә, сольный концертлар куярга әзер икәнеңне кайчан аңладың?

Төгәл әйткәндә, 2 ел элек мин инде сольный концерт куярга әзер икәнемне аңладым. Бу концертыма 1 ел – мораль яктан, 1 ел физик яктан әзерләндем.

Бу концертымда мин иҗат юлымны күрсәтәчәкмен. Программа бик кызыклы итеп төзелде, ул гади җырлар тезмәсе генә булмаячак. Лирик, керәшен халык җырлары, татар халык җырлары тупланган, бер-берсенә бәйләнгән өлешләрдән торган кызык тамаша көтелә. Сольный концертымда иҗатташ дусларым Мария Карпова, Dj Радик чыгыш ясаячак. Бәлки, Салават Фәтхетдинов та булыр.

Концертка кайсы яктан әзерләнергә авыррак булды?

Әлбәттә, мораль яктан әзерләнү авыррак, чөнки аның бик күп нюанслары бар. Миндә нәрсәнедер оныту дигән әйбер юк иде, ләкин борчылыпмы, кайбер эшләнәсе әйберләрне оныта башладым. Бу «җавапсызлык» дигәнне аңлата бит инде. Моның турында борчылып, хәтта елап беткәнем бар. Гомумән, соңгы арада бик еш елыйм. Барысын да җиренә җиткереп эшлисем килә.

Башка җырчыларга карыйм да, әллә кемнәр сольный концертларын куеп бетерде, минем һаман куйган юк, дим. Башкаларны күзәтү дә зур этәргеч булып тора. Тик әгәр эчеңдә «мин концерт куям, мин моңа әзер» дигән халәтең булмаса, берни барып чыкмаячак.

Сольный концертка әзерләнү мизгелләре

Фото: © Алинә Давыдованың шәхси архивыннан

Концертыңда халыкка җиткерәсе җырларны нинди критерийлар буенча сайладың?

Җырларны төркемем белән сайладык. Җырымны җырлау миңа җиңел булырга тиеш. Әле концертымда үзем язган бер җырны музыка кораллары тавышына да башкарачакмын.

Гастрольләр белән Татарстан буйлап йөрергә исәп бармы соң?

Дөресен генә әйткәндә, бу – бөтен күңелемне биреп әзерләнгән концерт Казанда гына куела калса, бик кызганыч булачак. Мондый мәгънәле концертны бөтен җирдә күрсәтәсем килә.

«Кырыйдан әйтүе, тәнкыйтьләве җиңел»

Татар эстрадасыннан кемнәрнең концертларына йөрисең?

Вадим Захаров, Марат Яруллин, Татьяна Ефремова, Алия Карачурина концертларында булдым быел. Тик шунысы бар, үзем җырчы булгач, концертларны профессиональ яктан карыйм. Монысын үзгәртер идем, бусын башкача эшләр идем, дип уйлап, анализлап утырам. Бер караганда бу – үзем өчен файдага инде. Кырыйдан әйтүе, тәнкыйтьләве җиңел, әмма үзең шул эшкә тотынгач, төшенеп эшли башлагач, моның никадәр авыр икәнен аңлыйсың.

Эстраданың «топ» 3 җырчысы дип кемнәрне атар идең?

Беренче урында, әлбәттә, Салават Фәтхетдинов, аннары Илсөя Бәдретдинова, мин аңа бик сокланам. Минемчә, ул – күпчелек җырчылар өчен «мотиватор». Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаевны бер баскычта дияр идем.

Син әйткән артистлар сәхнәдә күбрәк шоу күрсәтү яклы. Синеңчә, хәзер халыкны нәрсә белән шаккатырып була – вокал яисә шоу беләнме?

Беләсеңме, Алия Карачурина концертына бик сокланып кайттым, менә ул шоу ягыннан да, вокал ягыннан да яхшы әзерләнгән. Илсөя Бәдретдинованың концертларында бер дә булганым юк, ләкин социаль челтәрләрдән карап барам. Исемләп әйтәсем килми, ләкин кайбер җырчылар халыкка ачылып бетми. Мин үзем дә моның аша үттем. Бу «ачылу»ны аңлатып та булмый. Дулкынга иярергә кирәк, һәм ул тамашачы белән синең араңда йөриячәк. Ә болай әйткәндә, барлык җырчыларга да һаман-һаман яхшырырга, камилләшергә кирәк. Бу сүзләр үземә дә кагыла.

«Салават абый тәнкыйть аша үстерде»

Салават абый укучысы булгач, сиңа тамашачы тарафыннан таләпләр дә зуррактыр?

Таләпләр югарырак,әйе. Салават абый тәнкыйть аша үстерде. Әйтсә, әйтеп куя инде ул. Мактаган чакларын да берничә тапкыр ишетергә насыйп булды (көлә). Ул миңа «Молодец, булдырасың! Керәшенлегеңне онытма!» – диде.

Быел Салават абый концертында халыкчан җыр җырларга, диделәр. Беренче көнне эстрада җырымны башкарган идем, әмма Салават абыйның аудиториясе андый җырларны бик яратмый булып чыкты, бу алкышлардан да сизелде.

Салават абый концертында мин дә булдым. Син башкарган «Горько» җырының тәкъдим ителеше бик кызыклы булды.

Бу «Горько» җыры белән номерны без ярты сәгатьтә уйлап таптык. Күз алдыңа китер: 1 август көнне миңа, җырың туры килми, башка номер уйла, диделәр. Әле ярар җырын башкару, аның бит костюмнарын табарга, биючеләр белән чыгыш әзерләргә кирәк.

Теге елгы сезонда мин авыл кызы образында идем, яулык бәйләп, йон оек киеп чыгып, тамашачылар белән биеп, «шоу» ясаган идем. Шуңа быел да шундый тематикага туры китереп чыгыш әзерләдек. Эскәмия өстенә дә менеп биедем, бу инде – керәшеннәрдән алынган элемент.

Вакытында Салават абый сиңа «җырлый белмисең» дигән булган. Бу сүзләре өчен гафу үтендеме соң?

Гафу үтенгән, ди (көлә).

Бу сүзенә үпкәләмәдеңме?

Юк. Мин аңа бу сүзләре өчен бик рәхмәтле. Мин үземә карата тәнкыйтьне «плюс»ка әйләндерәм. Ул арт ягыма тибеп җибәргән кебек була, тагын да тырышыбрак эшли башлыйм. Бәлки, Салават абый ул сүзләрне мин өметле бала булганга әйткәндер. Җырлауны гел шомартырга кирәк бит. Тавышың өстендә эшләгән саен сәләт арта.

Әле бит «мин – җырчы» дип әйтү өчен дә күпме тырышырга, үсәргә кирәк. Мин үземне алдарак «җырлаучы» гына ди идем. Хәзер «җырч» дим, соңгы «ы» хәрефенә барып җитәргә кирәк әле. Бу – үземә һәрвакыт тәнкыйтьләп карауга бәйле. Мин беркайчан да үз-үзем белән канәгать түгелмен. Чыннан да, халык алдына чыктың икән, сыйфатлы, лаеклы чыгыш күрсәтергә кирәк.

«Барлык белгән догаларымны укып, сәхнәгә чыгам»

Иҗатта ниндидер авырлыклар килеп чыкканда, мөрәҗәгать итәрдәй остазларың бармы?

Мин, гомумән, киңәшләрне үземнең якыннарымнан – әти-әнием, дусларымнан сорыйм. Үземнең иҗатым турында гел сораштырулар оештырам, минем репертуарыма нинди җырлар җитмәвен сорашам. Аларның фикерләрен туплап барам һәм үз өстемдә эшлим.

Әгәр җырчы булмасаң, кайсы һөнәрне сайлар идең?

Балаларны бик яратам, тәрбияче булыр идем. Яисә инде музыка укытучысы. Кешеләргә файда китерә торган эш белән шөгыльләнәсем килә.

Сәхнәгә чыгар алдыннан башкара торган ритуалларың бармы?

Барлык белгән догаларымны укып, сәхнәгә чыгам. Медитацион, тыныч халәткә керәм һәм сәхнә артыннан ук: «Мин тамашачымны яратам», – дип уйлап чыгам. Сәхнәгә чыккач, мин шул мәхәббәтемне кешегә таратам.

Синең өчен үсеш ул – нәрсә?

Үсеш ул – үзең ияләшкән гадәти «зона»дан чыгу. Мисал өчен, концерт кую – зур җаваплылык һәм бар яктан да үсеш, ул – җырчы өчен иң югары нокта. Банкетларда чыгышлар ясап эшләп йөрү – әйбәт ул, тик аны кем дә эшли ала. Ә үзеңдә көч табып сольный концерт оештыру – ул бөтенләй икенче әйбер.

Җырчы сольный концерт куеп карамаса, бу юл аңа кирәкме-юкмы, халык аны яратамы-юкмы, кызыксынамы икәнне аңлый алмаячак та.

«Банкетларда плюска эшлисең, ә концертта минуска китүең дә ихтимал»

Бер караганда, банкетларда гына эшләп йөрсәң, акчасы да күбрәктер?

Әлбәттә. Тик әгәр концерт графигың, залларың тулы булса, анда да бик күп акча эшләп була. Әмма банкетларның бер уңайлы ягы бар – син әзер аппаратуралы, утлары булган җиргә киләсең, җырлыйсың, күпме акча эшләячәгеңне дә алдан ук төгәл белеп торасың. Ә концертларыңа халык киләме-юкмы – билгесез. Зал арендасы, ут куелышы, экран, фотографлар күп чыгымнар таләп итә. Банкетларда плюска эшлисең, ә концертта минуска китүең дә ихтимал.

Синең концерт директорың – тормыш иптәшеңме?

Әйе, тик ул бит әле башка җырчылар белән дә эшли. Шуңа карамастан, миңа да вакыт табарга тырыша, ярдәм итә. Ул – минем иң зур терәгем. Мин аңа бик рәхмәтле. Мин бит бу концертымны үзем оештырырга теләдем, минем өчен барысын да ирем эшләргә тиеш түгел. Бу – бөтен яклап минем җаваплылык.

Төрле авторлар белән эшлисеңдер, җырларның сүзләрен сайлап алганда, аның хит буласын алдан ук тоемлап буламы?

Әзрәк тоемлап була. Бу җыр хит булырга мөмкин, дип уйланып куела инде. Хәзер кешегә нәрсә кирәген аңлап булмый бит. Мине шунысы сөендерә – хәзер яшьләр татарча җырларны тыңлый башладылар. Аларны хәтта рус милләтеннән булганнар да тыңлый бит.

«Экспериментлар ясарга, барысын да эшләп карарга кирәк»

Татар эстрадасында барлык җырлар диярлек мәхәббәт, кошлар, туган як турында. Жанр ягыннан да әллә ни төрлелек юк. Синеңчә, эстрадага нинди яңалык җитми?

Безнең менталитет шул бит – аерылу-кавышу, мәхәббәт, бала, каен ауган – каен торган, кояш чыккан – кояш баткан. Бездә бит патриотизм, тугрылык дигән әйберләр бар. Минемчә, боларсыз татар эстрадасы була да алмый. Әлбәттә, «Мин бәлеш – син бәлеш», «Тукран» ише җырлар да кирәк. Мин үзем шундый шаярулы җырларны яратам. Бөтенесе дә кирәк. Экспериментлар ясарга, барысын да эшләп карарга кирәк.

Үзеңнең дә эксперимент ясап, башка жанрда, мисал өчен рэп җырлап карыйсың килмиме?

Безнең Искан (Искәндәр Шакиров) белән бер эксперимент булган иде инде. Тик анда ул минем тавышны программа аша ясап, үзгәрткән иде.

Әле эксперимент дигәннән, концертымда Dj Радик та булачак. Аның белән дуэт яздырдык. Бергә яздырган җырыбыз бик шәп килеп чыкты, көне буе уйлап йөрим. Бәлки, ул да үз урынын табар.

Син җырларны еш яздырасыңмы?

Бик еш яздырмыйм шул, өлгереп булмый. Әле яздырасы җырларым күп, киләчәктә булыр алары да, Аллаһ боерса.

Хәзер бер җыр яздыру уртача күпмегә төшә соң?

Хәзер аранжировка 35-40 меңгә төшә, тик кайберәүләр 70 меңгә дә эшли, кем белән эшләүгә карап. Көе, сүзләре – 20-30 мең. Үзең язсаң, арзангарак чыга инде. Шул гомумиләштереп әйткәндә, 100гә җитә инде ул.

Алинә, син үзең көйләр язасыңмы?

Мин язам, ләкин алар минем диктофонда гына кала. Мин аларны чыгарырга оялам, чөнки алар арасында «лоу-фай» стилендә булганнары да бар. Шушы стильдәге җырларны халык кабул итмәс кебек. Миңа барысы да, аның турыда уйлама, эшлә дә чыгар, диләр инде, тик барыбер курку хисе бар. Мин барысын да идеальләштерергә өйрәнгәнмен, тәнкыйть булса, бетәм мин. Бер караганда, мин якыннарымнан булган тәнкыйтькә ияләндем дә инде, тик чит кешеләрдән булган тәнкыйтьтән мин куркам. Хейтерлар җаныма тия.

Күпме соң хейтерларың?

«Матушка Земля» җырын татарча башкарып, видео куйгач, миңа күп хейт килде. «Нигә син «для меня святая Русь» сүзләре булган җырны Кол Шәриф мәчете янында җырлыйсың?» – дип яздылар. Мин бераз шок хәлендә калган идем.

Фото: © Алинә Давыдованың шәхси архивыннан

«Телевидение ул – җырчы өчен барыбер беркадәр дәрәҗә»

Хәзер социаль челтәрләргә җырларга кыска-кыска видеолар төшереп кертү популярлашып китте. Клиплар төшерү әле дә кирәк дип уйлыйсыңмы?

Уйландыра торган сорау бу. Клиплар кирәк инде. Бөтен кеше телефонда гына утырмый, телевизор да карыйлар. Әти-әнием дә – шулар рәтендә. Мисал өчен, банкетка интернетта гына җырлаучы кеше килү белән телевизордан күреп белгән кеше килү аерыла бит. Социаль челтәрләр белән генә чикләнеп калырга ярамый, клиплар да төшерергә кирәк. Телевидение ул – җырчы өчен барыбер беркадәр дәрәҗә.

Синең эстрадада «дустым» диярлек кешеләрең бармы?

Әйе, мин Марина Карпова белән дус. «Керәшен кызлары» җырын концертымда бергәләп башкарачакбыз. Ә болай эчкә «батып», үтеп кереп сөйләшүләрне мин бик яратмыйм. Хәзер бит кешеләр ябылды, заманасы шундыймы белмим. Мин күбрәк туганнарым белән аралашам. Туганнан туган апам, әни белән ачылып сөйләшәм.

Ә эстрадада гомумән аралашмый торган кешеләр бармы?

Мин барысы белән дә исәнләшергә тырышам, чөнки бу – этикет кагыйдәсе бит. Ә болай, 90% җырчы белән мин бөтенләй аралашмыйм. Мин үзем аерым дөнья кебек. Мин – ялгыз кеше. Тик янымда тугры кешеләрем бар, аларга рәхмәтем чиксез. Алар миңа тугры, мин – аларга. Мисал өчен, стилистым Лилия белән без бөтен әйбер турында сөйләшә алабыз. Иҗади кешеләр белән аралашу җиңелрәк миңа. Тик алар җырчы булмаска, ә башка өлкәдән булырга тиеш.

Халык арасында синең хакта чыккан имеш-мимешләргә ничек карыйсың?

Күбрәк әти-әни өчен борчылам. Бу гайбәтләр аларга барып җитсә, ни диярләр икән, дим. Әнигә әйтеп куйганым да бар. Әгәр сиңа минем хакта әллә ниләр сөйләсәләр, ышанмагыз, уйлап чыгарырга мөмкиннәр, дип кисәтеп куям. Алар һәрвакыт минем өчен борчылалар. Хәтта чыгышым вакытында мин эмоцияләремне күрсәткән мәлне «тотып» алган фотоны каядыр куйсам да, нидер булдымы әллә, дип сорый башлыйлар. Ник елмаймадың, ник болай төштең, дип сорап тора инде алар. Имеш-мимешләргә үземнең исем дә китми, мин бит чынлыкта үземнең юлымны беләм.

Әти-әнием концертыма да киләчәкләр. Үзләре бик оялчан инде, безнең хакта берни әйтмә, концертта юк дип уйла, диләр.

Моң – нәрсә ул?

Моң ул – күңел халәте. Башыма шунда ук шушы уй килде. Менә кешеләр алдан авыр тормыштан, сагынудан, ярсудан моңланып җырлаганнар. Сугыш җырларында да бит күпме моң, трагедия...

Шулай ук, моң ул – табигатьтән бирелгән вибрация дип тә уйлыйм.

Синеңчә, әгәр кешедә җырлау сәләте гомумән булмаса, моңа «нульдән» өйрәнеп буламы?

Колагына аю баскан, бер дә музыканы ишетмәгән кешеләргә авырдыр бу. Тик табигатьтән бирелсә, җырларга өйрәнү җиңелрәк инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар