Җырчы Алинә Давытова социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә үзенең узган ел куйган беренче сольный концертыннан соң туган хисләре белән бүлеште. Соңгы вакытта җырчыдан: «Быел да сольный концертыгыз буламы?» – дип сораучылар күбәйгән икән. Алинә яздырган видео шушы сорауларга да җавап булып яңгырый.
«Дуслар, сәлам! Концерт турындагы сораулар еш килә. Беләсезме, нәрсә дип җавап бирергә дә белмим.
Әгәр дә сез сорыйсыз, кызыксынасыз икән — бу, әлбәттә, сөендерә. Димәк, минем иҗатымны сәхнәдән күрәсегез килә». Тик, ни дияргә дә белмим. Чөнки беренче сольный концертымнан шундый тискәре хисләр калды күңелемдә. Бәлки, бу нормаль күренештер. Башка артистлар языгыз әле: сезнең беренче сольный концертларыгыз ничек үтте? Мин бу беренче концертымнан соң депрессиягә бирелдем дип әйтсәм дә, ялган булмас», — дип ачыла артист.
Ул вакыттагы халәтен Алинә якыннарыннан да яшереп килгән. «Мин моны беркемгә дә күрсәтмәдем. Якыннарым да, әти-әнием дә белмәде. Мин шушы хисләрем белән кайнап йөрдем һәм бу турыда ирем генә белде.
Хәзер инде барысы да яхшы, тик мин нечкәлекләрен сөйләргә әзер түгел. Без бу темага концерттан соң подкаст яздырган идек, ләкин мин аны һаман да чыгара алмыйм. Бәлки, чыгарырмын да. Уйлап йөрим. Беренче сольный концерт минем өчен бик авыр булды. Бәлки, сезнең белән бүлешеп, мин үзем өчен бу теманы ниһаять ябармын, бушанырмын», — дигән Алинә Давыдова.