Җырчы Алинә Даутова социаль челтәрләрдә иң тәмле шашлык рецепты белән уртаклашкан.
«Бер тавыкны кечкенә кисәкләргә кискәлим. Әйбәтләп юам, саркытам. Шуңа боҗралап бер лимон турап салам, бер суган, ярты бал кашыгы тоз салам. Әз генә борыч, шашлык өчен тәмләткеч, кыргычтан чыгарып 3 баш сарымсак өстим. Өч-дүрт аш калагы майонез, бер аш калагы аджика салып болгатам. Өстен тәлинкә белән басып куям.
Пешерергә ярты сәгать кала да шулай итеп әзерләгән бар. Бик тәмле була», – дип яза ул.