Җырчы Алинә Даутова үзләре яши торган бистәдә хуҗасыз этләр күп булуга зарланган. Артист сүзләренчә, этләр кешеләргә йокларга комачаулый, урамда йөри торган мәчеләргә дә зыян китерәләр. Бу хакта Алинә социаль челтәрдәге cәхифәсендә сөйләде.
«Дуслар, бүген төне буе йоклый алмадым. Нәрсәдән дип уйлыйсыз? Этләр өрүеннән. Безнең ишегалдына бик күп этләр кергән. Төне буе өреп йөрделәр, уладылар. Аларны күршеләребез дә ишеткән.
Этләр ишегалларына мәче артыннан кергән булса кирәк. Чөнки күршеләребезнең ишегалдында ана мәче баласын тудырган. Бәлки, ул этләрдән зыян күргәндер. Иртән карасак, шул мәче дә, баласы да үлеп ята. Икесен дә бик кызгандым. Этләрнең ишегалдына беренче генә керүе түгел. Урамга чыгарга да куркыныч. Аларның күплеге, бригада сыман йөриләр.
Ул этләр өчен кем җаваплы икән? Берәр балага ябышканнарын көтәләрме? Кем, нәрсә эшләргә тиеш бу очракта? Сезнең мондый хәлләргә очраганыгыз бармы? Этләргә поселок чатында да зарланып язалар.
Бу – уен түгел. Иң беренче чиратта, балаларга тимәсеннәр, дип куркам. Сафинаны үзен генә кибеткә җибәрергә дә куркабыз.
Интернетның көченә ышанам. Моңа кадәр дәшмәдем. Кая мөрәҗәгать итәргә кирәк икән? Әйтегезче! Беркем берни эшләми. Элек этләрны атып йөриләр иде. Безнең үзебезнең этебезне дә атып үтерделәр. Хәзер андый әйбер юк. Мин, үтерсеннәр, димим, тик җыеп алып китсеннәр иде, ичмасам…» – ди Алинә.
- Узган ел Казанның Самосырово бистәсендә кырда 48 яшьлек Жанна Хөсәенованың теткәләнеп беткән мәете табылган иде. Аны хуҗасыз этләр талап үтергән дип фаразлана.