Популяр җырчы Алинә Даутова матур хәбәр җиткерде. Ул икенче тапкыр әни булачак.
«Без сине яратабыз һәм көтәбез. Менә шундый хәбәрләр! Мин матур гына итеп яшерә килдем», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Алар тормыш иптәше белән Сәфинә исемле бер кыз тәрбиялиләр инде. Тиздән гаиләләре тагын да тулыланачак.
Алинә Даутованың гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз! Сабый бу дөньяга үз бәхете белән килсен.