Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Айдарова: «Без бабаларыбыздан безгә күчкән төп мирас – телебез өчен җаваплы»

Мин гади татар баласы. Нәселемдә башка милләт кешесе юк, бабаларымның бабалары мулла булган кешеләр. Сәясәттән мин читтә. Андагы кануннарны, алшартларны мин белмим.

news_top_970_100
Алинә Айдарова: «Без бабаларыбыздан безгә күчкән төп мирас – телебез өчен җаваплы»
Салават Камалетдинов фотосы

Бу дөньяда бары тик татар булып яшисем килә. Кемдер алдында «кәнфитләнеп», рус телен белүемне расларга теләгем юк. Рәхәтләнеп, авыз тутырып татар сөйләшәм Аллага шөкер. Бу - минем нормаль халәтем. Татарча уйлыйм, татар телендә төшләр күрәм. Иманым камил – бу дөньяда мине башка телдә сөйләшергә күндерә алырлык бер кеше юк. Шул телне киссәләр генә инде...Кибеткә кергәч, исеме дә, хәтта йөзе дә татар булган сатучы белән ник татарча исәнләшмәскә?! Кассада татарча сөйләшә башласам, борылып ук карыйлар. Шаштыгызмы әллә?! Мин бит футболкамны күтәреп, ялангач күкрәгемне күрсәтмәдем. Ә бары тик татар илендә татарча аралаштым.

Мин – гади татар баласы. Газиз улымның теле татарча ачылды. Бала табу йортында ук, татар бишек җырын көйләп, йоклаттым аны. Елый-елый, үз бәхетемә үзем ышана алмыйча. Шөкер, безнең гаиләдә татар мохите яши. Хәзерге гаиләмдә дә, үзем үскән гаиләдә дә. «Күңел» радиосын тыңлый идек, «ТНВ»ны карый идек. Татар кызы булып, әйе, бәлки, русча кайбер сүзләрне белеп бетермәсәм дә, акцентым булса да, кешедән ким булмадым әле. Без ирем белән әйткәләшкәндә дә, юктан гына сәбәп табып бәхәсләшкәндә дә, татарча аралашабыз. Шулай ук, бераз суынгач, татар телендә дуслашабыз, гафу үтенәбез. Ирем миңа тәкъдимне дә татарча ясады, мин аңа улыбыз булачагын да татар телендә хәбәр иттем. Ул да, мин дә - татар балалары. Хәзер яшьләр арасында: «Выходи за меня замуж», «Станешь ли ты моей женой?», - кеби фразалар ешрак кулланыла. Аллаһ боерып ирем белән икебезнең тәрбиядә үскән балалар да татар булып үсәр. Алар татар булулары белән горурланыр. Башка балалар өчен мин җавап бирә алмыйм.

Мин, гади татар баласы, сезгә дәшәм. Телне саклагыз! Җимерү җиңел!.. Без бабаларыбыздан безгә күчкән төп мирас - телебез өчен җаваплы. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татарча сөйләшүне популярлаштырырга кирәк. Укытучылар үзара русча аралашкач, укучылардан ни көтәргә? Нәрсә үзгәрде соң? Ни булды?..Балагызның татарча сөйләшәсе килмәсә, шалтыратыгыз миңа, минем белән хәбәргә керегез. Алып кайтам мин аны Актанышка. Бирегез миңа күп дигәндә бер ай. Кунагым татар булып кайтыр юлына чагачак!..

Елыйм. Мин үзем оптимист, ләкин менә шулай уйланып куям да, кәеф үзеннән-үзе төшә. Хәзер менә Президентсыз калдык. Аңа кадәр татар илендә татар телен укытмый башладылар. Алга таба ни көтәргә?! Уяныгыз инде, яме, уйланыгыз. Соң булып куймасын. Ай, үкенербез. Их, тиргәрләр бездән соң килгән буын безне. Уйланыгыз. Мин татар баласы!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100