news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитованың Яна Рудковская белән язышкан хәбәре интернетта таралды

Евгений Плющенко Этери Тутберидзе укучыларын үзенә алырга тели дигән сүз таралган иде.

news_top
Алинә Заһитованың Яна Рудковская белән язышкан хәбәре интернетта таралды
https://fsrussia.ru

Этери Тутберидзе командасының инстаграмдагы сәхифәсендәге сториста хат скриншоты чыкты. Анда Алинә Заһитова белән Яна Рудковская әңгәмәсе сурәтләнә.

Рудковская — Олимпия чемпионы, хәзер тренер булып эшли, Евгений Плющенко хатыны. Ул Алинәне Плющенко командасына кыстый.

«Алинәкәй, сәлам. Евгений Викторович сине көтүен әйтергә кушты. Мин дә көтәм. Ноябрьдә без Мәскәү өлкәсендә, мартта Мәскәүдә шугалак ачабыз. Боз да, белгечләр дә күп булачак. Чит илдән килүчеләр күп. Без ачык һәм һәрчак элемтәдә», — дип яза Рудковская.

Алинә җавап биргән. «Исәнмесез. Тәкъдим өчен рәхмәт, ләкин мин Этери Георгиевнада калам», — дип яза ул.

Моңа кадәр Евгений Плющенко Этери Тутберидзе укучыларын үзенә чакыра дигән хәбәр таралган иде. 22 сентябрьдә Плющенко бу сүзләрне гайбәт дип атады, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар