Алинә Заһитованың курортта бикинидан төшкән фотосы чыкты
Алинә Заһитованың курортта бикинидан төшкән фотосы чыкты
Фигуралы шуучы, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова чит илдә ял итеп кайткан. Ял вакытында купальниктан гына төшкән фотоны Алинәнең җанатарлары инстаграмдагы сәхифәдә күрсәтте.
Фотода Алинә кызыл яулык япкан, бикини кигән, кулында коктейль тотып тора. Җанатарлары Алинәне мактый, "аяклары ял итсен", "Алинәгә кызыл яулык бик килешә", дип язалар.
Фотода Алинә кызыл яулык япкан, бикини кигән, кулында коктейль тотып тора. Җанатарлары Алинәне мактый, "аяклары ял итсен", "Алинәгә кызыл яулык бик килешә", дип язалар.
- 16 яшьлек Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча алырга мөмкин булган барлык призларны да яулаган бердәнбер Россия спортчысы. Ул бу җиңүләрен ике ел эчендә яулаган. 2018 елда - Олимпия чемпионы, 2019 елда - дөнья чемпионы, 2018 елда - Европа чемпионы булды.