news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитовага "Хатико" кебек эт бүләк иттеләр

Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың хыялы чынга ашты.

news_top
Алинә Заһитовага "Хатико" кебек эт бүләк иттеләр

Акита-ину токымлы көчекне Мәскәүдәге «Метрополь» кунакханәсендә Япония сәясәтчесе Такаси Эндо тапшырган. Бүләкне тапшыру тантанасына Япония премьер-министры Синдзо Абэ да килгән.

Өч айлык көчекнең исеме — Масару.

Алинә Заһитова Олимпиада җиңгән өчен, «Хатико» фильмындагы кебек эт сораган булган. Япония вәкилләре Алинәгә шундый бүләк вәгъдә иткән иде. Ниһаять, Алинәнең хыялы ашты, дип "Р-Спорт" хәбәр итте.

«Бүгенге көн минем өчен бик дулкынландыргыч. Мин бүләк өчен рәхмәт әйтәм. Сез бу көчекне яхшы кулларга тапшырасыз, мин аны бик яхшылап тәрбияләячәкмен. Зур рәхмәт», — дигән Алинә бүләкне алганда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар