Алинә Заһитова өйдә ясау өчен фитнес-күнегүләр күрсәтте - видео
2018 елда Олимпия чемпионы булган спортчы хәзер Казанда яши.
Тимераякта фигуралы шуу буенча иң зур үрләр яулаган Алинә Заһитова үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдә фитнес-күнегүләр ясый.
«Һәр тренировкадан соң, мускулларны тарттырырга кирәк. Шулай иткәндә алар авыртмас, эластик булыр. Мускуллар шундый булса, травмалар алу ихтималы да кими. Спорт белән шөгыльләнегез, өйдә утырыгыз, закон кушкан барлык кагыйдәләрне үтәгез», — ди Алинә.
Алинә март азагында Казанга күченде. Ул әти-әнисе һәм сеңлесе Сабина белән биредә изоляция режимында яши. Алинә Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнә. Шул хакта инстаграмга сториз да куйган иде.